Татарстанда полиция Интернетта таралган куркыныч хәбәрне кире кага, әмма…

-- Лэйсирэ

Полицейскийлар Казан мәктәбе укучысының кыйнаганнан соң һәлак булуын кире какты. Кичә социаль челтәрләрдә видео таратылды, дип яза Татар-информ. Анда әйтелгәнчә, Казанның 171 нче мәктәбе янында сугышканнар. Янәсе бер төркемнең корбаны өлкән сыйныф укучысы булган. Соңрак хастаханәдә вафат булды дигән хәбәр таралды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә бу мәгълүматның чынбарлыкка туры килмәвен хәбәр иттеләр. Сугышу, чыннан да, 5 апрельдә булган. Әмма мәктәп укучыларының анда катнашы юк һәм беркем дә һәлак булмаган, диделәр матбугат хезмәтендә.

«Сугышу факты буенча «сәламәтлеккә уртача авырлыктагы зыянның аңлы рәвештә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Зыян күрүчегә 17 яшь. Аның баш мие селкенгән. Бүгенге көндә хастаханәдән чыккан инде», – дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Полицейскийлар кыйнауда катнашучыларның барысын да ачыклаган. Хәзерге вакытта тикшерү бара. Килеп чыккан барлык хәлләр ачыклана.

Фото: пиксабай

Бәйле