Казан хакимияте бомжлар яшәгән тарихи йортны 2 млн га сата

-- Лэйсирэ

Казан Башкарма комитеты «Б.- Ф.Я. Баһаветдинова — Б.- Х.Ш. Апанаева йорты» мәдәни мирас объектын башлангыч суммар бәясе 1,79 млн сум булган бәя белән сатуга чыгарган. Коммерсант язуынча, Иске Татар бистәсендә урнашкан бина архитектор Петр Романов проекты буенча 1873 елда төзелгән.

Әлеге йорт татар дөньясында танылган дин белгече Шиһабетдин Мәрҗәнинең хатыны исемендә. Башкарма комитет карарында әйтелгәнчә, объект өлешләп, дүрт лотка бүлеп тәкъдим ителәчәк. Беренче каттагы мәйданнары 33 кв. м һәм 39,2 кв.м булган урыннар башлангыч бәя белән 348 мең һәм 414 мең сумга куелган, икенче катта урнашкан ике бүлмәнең берсе — 605 мең, икенчесе —  425 мең сум тора.

Аукцион 17 майда узачак.

Шулай ук интернет-басма бинаның 2017 елда януын билгеләп үтә. Ул вакытта янгын » ут белән саксыз эш итү » аркасында килеп чыккан дип белдерә Татарстан буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Бинага керү ачык булган, шуңа күрә биш ел дәвамында анда билгеле бер яшәү урыны булмаган затлар, бер сүз белән әйткәндә, бомжлар яшәгән диелә.

Бөек Шиһабетдин Мәрҗәни исеме янында гауга узган ел да чыгып алган иде.

20 ноябрь, Мөхəммəд пəйгамбəрнең (с.г.в.) туган көнендə, Казанда татар галиме Шиһабетдин Мəрҗанигə һəйкəл ачу тантанасы булып үтте. Чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Дəүлəт киңəшчесе Минтимер Шəймиев, Татарстан мөфтие Камил Сəмигуллин һәм татар җәмәгатьчелеге вәкиләре катнашты.

Әмма һәйкәлдә бөек татар галименең исеме бары тик рус телендә генә иде. Бу хакта журналист Рәмис Латыйповка @aislukazan исемле укучы язды. «Игътибар итмәгәнмен һәйкәлгә карап. Марджани дип язылган. Мәрҗани түгел», ди ул.

«Аннары әле татар телен һәркем гаиләдә сакларга тиеш диләр! Казан уртасында Мәрҗанигә шундый мөнәсәбәт булганда, гаиләдән таләп итеп буламы икән ул? Татарча дөрес язылган берәр һәйкәл ачылышын күреп булырмы икән ул берәр кайчан, ә? «Нет, сынок, это фантастика», — дигән тавыш ишетелә әллә кайдан» дип ачынып язды Рәмис Латыйпов ул вакытта.

Бәйле