Гөлназ Фәйзрахманова: «Хатын булуның нәрсә икәнен беләм! Сөяркә эзләүче ир-атларга мөрәҗәгать итәсем килә»

-- Гузель

//Tatar today//

Болгар радиосы алып баручысы Гөлназ Фәйзрахманованың иреннән аерылуы сер түгел. Шушы көннәрдә Инстаграмдагы аккаунтында ул читтә сөяркә эзләүче ирләргә мөрәҗәгать иткән. Үзенең өйләнгән ир-атлар белән бернинди мөнәсәбәткә кермәячәген әйткән.

«14 ел кияүдә булгач, ирсез, ирекле булу бик кызык. Башта миңа бик уңайсыз булды. Эчтән үзеңне «ирекле» итеп таныгач, дөнья бу хакта белә башлый. Ир-атлар күзләреңә карый башлый.. ә мин оялам, чөнки башка ир-атларның күзләренә ничек карарга кирәклеген оныттым. Аннары тагын да кызыклырак була.

Бу язмам белән мин читтә сөяркә эзләүче ир-атларга мөрәҗәгать итәсем килә. Мин өйләнгән ир-атлар белән бернинди мөнәсәбәтләргә дә кермим.

Мин хатын булуның нәрсә икәнен беләм! Әгәр ир никахка түзми, үзе һәм хатыны белән гадел түгел, барысын да ачыкларга омтылмый… аңа начар икән — үзенең тормышын үзе җыйсын. Әгәр куркак түгел икән — җайлаячак», дип белдергән Гөлназ Фәйзрахманова.

Бәйле