Энҗе Шәймурзина: Өйләнешкәнебезгә алты ел булып килә. Балаларыбыз юк

-- Лэйсирэ

“Үз бәхетемне табармын”, “Айның нуры”, “Син табарсың мине” җырлары аша халык күңеленә үтеп кергән Энҗе Шәймурзина белән очраштым. 

– Никтер күбрәк кавыша алмаган ике йөрәк турында җырлыйсың. Моның берәр сәбәбе бармы?

– Андый җырлар халыкка ошый. Җырлаган вакытта залга карыйм, кайбер хатын-кызлар җырлап утыра, кайсылары елый. Чөнки мондый язмышлы кешеләр күп. Бер-берсен яратып кавыша алмау­чылар, ялгыз калганнар.

– Халыкка нәрсә кирәген беләсеңме?

– Белеп бетереп булмый аны. Әмма кеше шуны эшли дип кабатларга җые­нмыйм. Минем үз тамашачым, үз юнәлешем.

– Җыр белән генә акча эшләп булмый, диләр. Сәхнәдән тыш тагын кайда хезмәт куясың?

– Алай димәс идем. Сәхнә безне ашата ул. Безгә эшләгән кадәре җитә. Аннан Казанның 22нче музыка мәктәбендә балалар укытам. Укучыларым һәрвакыт алдынгы урыннар ала.

– Туган авылыңа еш кайтасыңмы? Әти-әниең ни хәлләрдә?

– Вакыт булуга кайтабыз. Ике атнага бер туры киләдер. Әти-әни икесе генә авылда. Әтием Газинурга 61 тула, әнием Альянурга – 58. Үз көннәрен үзләре күреп, матур гына яшәп яталар, Аллага шөкер.

– Ирең кайсы якныкы әле синең? Ул якка да кайтып йөрисезме?

– Ирем Удмуртия республикасының Можга шәһәреннән, татар егете. Әни Мәүлиха – Әгерҗенеке, әти Мәүлит­гәрәй Әлки районыннан. Юл ерак булса да, бәйрәмнәрдә, ялларда кайткалыйбыз.

– Авылга кайтып, сыер савып яшәр идеңме?

– Авылны яратам. Сәнгать юлын сайламаган булсам, шунда калган булыр идем, бәлки. Әмма авыл кызы булсам да, сыер янына килергә куркам. Хәтта ата каздан, әтәчтән дә куркам. Кечкенә чакта көтүдән кайткан сыерны капка ачып кертәсе булса да, котым алынып өйгә кереп кача идем.

– Үзеңне формада тоту өчен ниш­лисең?

– Йөрергә тырышам, чәчләрне карап, битлекләр ясатып торам. Тырнакны гел ясатам, озын түгел, кыска, матур гына. Битемә уколлар ясатканым юк әлегә. Һәрвакыт дөрес тукланам. Майлы, баллы әйберләр ашамыйм. Өйдә спорт күнегүләре ясыйм. Үзем генә булганда, музыка куеп биергә яратам.

– Нинди төскә күбрәк тартыласың?

– Кара төсне яратам. Күпләр: “Ник гел кара кием киясең?” – дип сүгә дә инде. Нишләтим, күбрәк классик төсләр ошый. Аннан, күзләр яшел булгангамы, изумруд яшел төсне үз итәм. Баклажан төсен дә яратам. Ал, ак, сары төсләрне яратмыйм.

– Күбрәк кыска күлмәк, итәкләр киясең ахры…

– Кыска күлмәкләр миңа килешә, чөнки буем кечкенә. Тормышта миңа озын күлмәк киертеп куйсалар, бармый кебек. Өйдә тездән кысканы киям, алай йөгереп йөрергә җайлы. Ә сәхнәдә бервакытта да ачык күкрәкле, кыска кием кимәдем.

– Ирең белән кайчан, ничек кавыштыгыз? Балаларыгыз бармы?

– Альберт белән Илсаф төркемендә җырлап йөргәндә таныштык, аннан күп еллар күрешмәдек. Бервакыт урам буйлап барам шулай, каршыма елмаеп бер егет килә. Эндәште. “Кем соң бу?” – мин әйтәм. Исемә төшми. Сөйләшеп киттек. Берничә тапкыр кинога, рес­торанга чакырды. Дусларча йөрдек тә, бераздан ул миңа икенче төрлерәк карый башлады. Мин дә сизендем. Биш ай йөргәннән соң, тәкъдим ясады. Никах ясадык, Казанда фатир алдык, ике айдан гөрләтеп туй үткәрдек.

Өйләнешкәнебезгә алты ел булып килә. Әлегә балаларыбыз юк. Ходай кушса, бары­сы да алда әле, булыр.

– Иреңнең “бәл­ки сәх­нә­дән китәрсең” дигәне бармы?

– Юк. Ул мине аңлый, үзе дә музыка өл­кә­сендә эшли бит. Ун елга якын укыдым. Нота белмәгән килеш, җырчы булам дип, 15 яшьтә авылдан чыгып киткән бала мин. Әкренләп үз тырышлыгым, кыюлыгым белән юлымны ярып барам. Бирешергә уйламыйм.

«Акчарлак» газетасы, 7 март 2019 № 9

Бәйле