Татарстанга кабат кыш кайта?

-- Лэйсирэ

14 апрельдә Татарстанда көчле җил һәм бозлавык булачак дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге. Төньяк-көнчыгыштан искән җил тизлеге урыны белән 17 м/с ка җитәргә мөмкин. Казанда җил тизлеге 15 м/с ка җитүе ихтимал.

Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә республика юлларында бозлавык саклана.

Шулай ук, якшәмбе көнне урыны белән юеш кар, яңгыр булуы ихтимал. Көндез явым-төшем көтелми.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -3 градуска кадәр төшәчәк. Көндез исә 3-8 градус җылы булыр дип көтелә.

Фото: Пиксабай

Бәйле