Русия Президенты Владимир Путин узган елгы май Указларында: «2021нче елга балалар бакчаларына чират калмасын, бөтен бала да урын белән тәэмин ителсен», – дигән мөрәҗәгать белән чыккан иде. Бу Указны тормышка ашыруның иң мантыйклы юлы – күбрәк балалар бакчалары салдыру кебек инде, югыйсә.
Тик безнең илдә гади юлларны яратмыйлар шул. Өстә утыручыларның мантыйгы да безнекеннән (өстәгеләргә астан карап торучыларныкыннан, диюем) аерыла. Путинның май Указын үтәүгә дә урау юллар аша бармакчылар.
«ПРОГУЛ» ӨЧЕН – КУАРГА
Самара депутатлары әнә «прогуллар» өчен баланы бакчадан куып чыгарырга тәкъдим итә. Ягъни бала бакчага беркетелгән (ата-анасы ай саен акчасын түләп бара!), ләкин ни сәбәпледер системалы рәвештә йөрми – йә авырый ул, йә кунакка килгән әби-бабасы белән өйдә утыра, йә тагын нәрсә. Менә шундый бакчага бармый калган көннәрне Самара депутатлары законга «озак вакыт бакчага йөрмәү» дип кертергә һәм моның өчен баланы бакчадан чыгарырга тәкъдим итә. Югары уку йортында дәрескә йөрмәгән өчен студентларны куып чыгаралар бит – менә шуның кебек. Янәсе болай эшләсәң, балалар бакчасында урын «әрәм» булып тормаячак, куып чыгарылган бала урынына (ул бит озак вакыт бакчага йөрмәгән!) яңа баланы алырга мөмкин булачак. Чират та әкренләп кимиячәк, ягъни Путин Указы тормышка ашырылачак. Нинди юллар белән тормышка ашырылуы мөһим түгел, иң мөһиме – 2021нче елга бакчаларга чиратны бетерергә…
Санап та чыгарган самаралылар: хәзерге вакытта Самара бакчаларында исәптә торучы балаларның 3 проценты (4,5 мең бала) озак вакыт бакчага йөрми икән. Ә шуның кадәр үк бала (төгәлрәге – 4800) бакчага чираты җиткәнен көтә. Менә сиңа проблеманы хәл итү юлы: бакчага йөрмәүче 4500 баланы куып чыгарырга да, алар урынына чиратта торучыларны алырга. «Куылган» 4500 бала турында уйламый Самара депутатлары. Ләкин бу закон кертелә калса, ата-аналар балаларын куып чыгарганга риза булып тормас үзе (бакчада урынны кемнең югалтасы килсен?!). Димәк, урынны югалтмас өчен, авырган баланы да бакчага илтергәме? Аннары нәрсә булып бетәсен фаразлап карарга була…
«КИЛМЕШӘК»НЕҢ УРЫНЫ – КОЙРЫКТА
Татарстан башкаласы Казанда да Путин Указын тормышка ашыруга урау юлдан бармакчылар. 1нче апрельдә Казан Башкарма комитеты яңа Карар кабул итте: хәзер шәһәр бакчаларына урнашу өчен баланың Казанда пропискасы булуы кирәк. Моңарчы теркәлү урынына карап тормыйлар иде: дәүләт хезмәтләре порталында үзең теләгән бакчага электрон чиратка басасың да, чиратың килеп җиткәч, баланы бакчага илтәсең. Питрәчтә, Лаешта, Арчада, хәтта Актанышта яшәгән һәм теркәлгән була торып та, балаңны Казандагы ясле-бакчаларга йөртеп була иде. Дөрес, хәзер дә йөртеп булачак – тик Казан балаларыннан соң урын калса гына.
Чынлыкта, 1нче апрель көнне кабул ителгән (бу көнне Казанда балалар бакчаларына кабул итү кампаниясе башланып китте, район җирлекләрендә ул 1нче июньнән. – Авт.) бу карар ике тапкыр үзгәртелде. Иртән кабул ителгәне бигрәк тә катгый иде: беренче чиратта бакчага кабул итү өчен Казанның билгеле бер районында прописка булуы шарт иде. Әйтик, Казанның Вахитов районында пропискада булган бала фәкать Вахитов районындагы бакчага гына йөри ала, Авиатөзелеш районында пропискада булганы – Авиатөзелеш районындагыга. Үз районың бакчасында урын җитми икән, рәхим итеп, икенче чират җиткәнен көтеп тор. Икенче чиратта Казан бакчаларына Казанда пропискасы булган (ягъни кайсы районда теркәлгән булуына карамастан) балалар кабул ителә, диелгән иде карарның беренче вариантында. Беренче һәм икенче чираттагылардан соң урын калса, өченче чиратта торучылар да Казан бакчасына йөри ала, диелде. Өченче чиратка Казанда пропискасы булмаганнар, ягъни «килмешәк»ләр кертелде. Үзегез гомер буе Казанда яшәп тә, хәтта пропискагыз Казанда булып та, баланың пропискасы Казанда булмаса, барыбер өченче чиратка каласыз дигән сүз. Казан читендә яңа төзелгән торак комплексларда яшәүчеләр (әйтик, Питрәч районы җирлегенә карый, ләкин Казанга якынрак урнашкан «Царево Village» комплексында) шулай ук килмешәк ролендә каласы булды.
Дөрес, карарның бу үрнәге озак яшәмәде. Казанның кайсы районында теркәлгәнсең – шул райондагы бакчага гына йөри аласың, дигән өлешен алып аттылар. Аны тормышка ашыру мөмкин дә түгел иде: шул ук Авиатөзелеш районында яшәүче бөтен балага да бакчада урыннар җитми. Алар хәзер күршедәге Мәскәү яки Яңа Савин районындагы бакчага да урнаша алмый, икенче чират җиткәнен көтәргә мәҗбүр буламыни? Ә электрон чиратта беренче торсалар? Бу районда пропискасы юк, дип кенә чиратта үзеннән артта торган «пропискалы»ларны үткәрергә тиеш буламы? Электрон чиратта еллар буе торыла бит, йөккә узуга ук бакчага чиратка язылып куючы аналар бар, хәзер шул чиратны югалтсыннармы… Башкарма комитетта утыручылар боларны уйлагандырмы-юктырмы, ләкин карарның бу өлешен үзгәрттеләр.
Ә «килмешәк»ләр турындагы өлеше үз көчендә калды. Баланың Казанда пропискасы булмаса, ул шәһәр бакчасына Казан балаларыннан соң урын калса гына йөри алачак. Шул рәвешле башкала бакчаларына булган чиратны киметмәкче Казан башкарма комитеты.
Бер караганда, бу карар дөрес тә кебек. Казан бакчасына беренче чиратта Казан балаларын урнаштырырга кирәк бит инде. Кукмара бакчасына – Кукмара балаларын, Балык Бистәсе бакчасына – Балык Бистәсенекен урнаштырган кебек. Ләкин хәзер еллар буе формалашкан электрон чиратны өр-яңадан төзергә туры киләчәк. Менә-менә чиратыбыз җитә, дип түземсезлек белән көтеп торучылар чиратның койрыгына калырга мөмкин. Яңа чират килеп җиткәнче аларга инде бакчаның кирәге дә калмаячак – бала үсеп җиткән булачак.
Шунысы да бар: бакчага чиратны киметергә тиешле бу карар коррупцияне арттырмагае. Чиратыннан колак кагарга теләмәүче ата-аналар баласына тиз арада Казан пропискасы ясатырга ашыгачак. Ә бездә тизлек еш кына төрткән акчаңның суммасына карап билгеләнә.
САН
– 2019нчы елда Татарстанда 29 балалар бакчасы төзеләчәк, дип белдергән иде республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ел башында. Казанда – ун, Чаллыда – алты, Әлмәт һәм Түбән Камада – икешәр, Арча, Кайбыч, Тукай, Лаеш, Нурлат, Питрәч районнарында һәм Минзәлә, Алабуга, Азнакай шәһәрләрендә берешәр бакча салырга ниятлиләр. Яңа салынган бакчаларда 6 мең балага урын булачак.
– 2018нче елда республикада барлыгы 800 урынга исәпләнгән 7 балалар бакчасы гына сафка бастырылган иде.
– Быел бакчалар төзү өчен 5,4 млрд сум акча бүлеп бирелгән, шуның 1 млрд сумы – федераль казнадан.
– «2022нче елга Татарстанда яшәүче барлык сабыйларга да балалар бакчасында урын булачак, чират калмаячак», – дип белдерде республиканың мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов март башында узган парламент утырышында.
– Русия Федерациясе Хакимияте карары нигезендә, 2019-2021нче елларда төбәкләрдә балалар бакчалары һәм яслеләр төзү өчен 108 млрд сум акча бүленәчәк. Татарстанга 2020нче елда – 1,2 млрд, 2021нче елда 1,5 млрд сум бирү планга кертелгән.
ЧИТ ИЛЛӘРДӘ
Бар да чагыштыруда күренә, диләр. Башка илләрдә балалар бакчалары нинди икән – чагыштырып карагыз әле.
ГЕРМАНИЯ
Биредә мәктәпкәчә белем мәҗбүри түгел, шулай да һәр баланың бакча яки яслегә йөрергә хокукы бар. Ясле кыйбатрак – айга 80 евро тирәсе (якынча 5800 сум), ә бакча якынча 50 еврога (3600 сум тирәсе) чыга. Шулай да бу сумма бөтен шәһәрләрдә дә бер үк түгел, түләүне җирле хакимият үзе билгели. Дәүләт бакчаларына түләгәндә гаиләнең кереме исәпкә алына, ул азрак булган саен бакча өчен түләү дә кимрәк.
Күпчелек балалар бакчасы көндезге сәгать 2 яки 3кә хәтле эшли. Шулай ук балаларны төнгә калдырып була торган бакчалар да бар – анысы төнге сменада эшләүче ата-аналар өчен кулай. Иртәнге ашны балалар үзләре белән алып килергә тиеш, ә төшке аш бакчада ашатыла, анысы өчен аена 60-100 евро өстәп түлисе.
ИТАЛИЯ
Бу илдә балалар бакчага гадәттә өч яшьтән йөри башлый. Италиядә шәхси һәм дәүләтнеке булган бакчалар бар. Дәүләт бакчалары яхшырак санала. Бакча өчен түләү аена 6 евродан 400 еврога кадәр булырга мөмкин. Кемнең кереме күбрәк – шул күбрәк түли. Биредә дә ашау өчен аерым түләргә кирәк: көнгә 2-3 евро тирәсе. Күпчелек бакчалар 16:00 сәгатькә кадәр эшли, өстәмә акча түләп, баланы 18:30 сәгатькә кадәр дә тотарга мөмкин. Җәен Италиядә күпчелек балалар бакчалары ял итә. Шул ук вакытта ел әйләнәсе эшли торган бакчалар да бар.
ИСПАНИЯ
Италиядәге кебек үк, монда да бакчага 3 яшьтән йөртә башлыйлар. Мәктәпкәчә белем мәҗбүри түгел. Ләкин баласын теге яки бу сәбәп аркасында бакчага йөртмәүче ата-аналарны мэриягә сөйләшүгә чакырырга мөмкиннәр. Ә 6 яше тулган баланы (мәктәпкә керергә 1 ел кала) бакчага йөртү мәҗбүри. Ул социаль тормышка әзерләнә башласын, яшьтәшләре белән аралашсын өчен шулай эшләнә. Бу яшьтә дә баласын бакчага илтмәгән ата-ананы хәтта җаваплылыкка тартулары да ихтимал.
ШВЕЦИЯ
Бу илдә баланы бакчага йөртүдә проблема юк. Ике төрдәге бакчалар бар – дәүләтнеке һәм дәүләтнеке булмаган. Түләү ата-ананың кеременә карап билгеләнә. Әгәр ата-ананың бакчага түләргә мөмкинлеге булмаса, дәүләт алар өчен үзе түли, андый балалар бакчада тулы көн йөрми – аларны иртәрәк алырга кирәк була. Күп балалы гаиләләр өчен бакчага түләгәндә ташламалар каралган.
ФИНЛЯНДИЯ
Биредә ата-аналар балаларын дәүләт бакчасына бирергә тырыша, чөнки алары яхшырак санала. Тик шәхси балалар бакчасына йөрүчеләрнең чыгымын да дәүләт өлешчә үзе каплый. Бакчага айлык түләүне санаганда күп факторлар, мәсәлән, ата-ананың күпме акча алып эшләве исәпкә алына.
Күпчелек бакчалар балаларны 9 айдан кабул итә. 3 яшькә кадәрге балалар тупланган төркемдә 4 балага бер тәрбияче туры килергә тиеш, өч яшьтән соң – 7 балага бер тәрбияче. Төркемдә бала саны 21дән артмый. Бакчалар 6:15 сәгатьтән 17:00гә хәтле эшли.
Фин бакчаларының тагын бер үзенчәлеге: баланы бакчага ияләштерү өчен махсус план төзелә. Әйтик, тәрбияче берничә көн баланың өенә барып йөрергә, аның шөгыльләре, гадәтләре, туклануы белән кызыксынырга мөмкин.
БӨЕКБРИТАНИЯ
Биредә шәхси бакчалар бик кыйммәт, шуңа күрә уртача керемлеләр баласын дәүләт бакчасына бирергә тырыша. 3 яше тулган һәр бала атнага 15 сәгать бакчага бушлай йөрергә хокуклы. Баласының бакчада озаграк булуын теләгән ата-аналар өстәмә акча түли. Ашату системасы ике төрле: йә ризыкны үзең белән алып киләсең, йә бакчадагы ашатуны сайлыйсың. Британиядә нәниләрне көндез мәҗбүри йоклату дигән нәрсә юк. Баланың йокысы килсә генә яткыралар, йокысы килмәсә, уйнавын дәвам итә.
ИЗРАИЛЬ
Монда бакчалар ел әйләнәсе иртәнге 7дән 17:00 сәгатькә хәтле эшли. Бәйрәм һәм ял көннәрендә генә бакчаларның эш сәгате кыскара. Төркемдә, гадәттә, 8-24 бала була, 9-10 балага бер тәрбияче туры килә. Дәүләт бакчалары – бушлай, тик анда 3 яшьтән генә биреп була. Алар төшкә кадәр генә эшли, ашату да каралмаган – анысын өйдән алып килергә кирәк.
Чыганак: familyboom.ru
Фәнзилә МОСТАФИНА, Безнең гәҗит