«Безнең якта шундый гадәт»: Азат белән Гөлсирин туй турында кайбер серләрне ача

-- Лэйсирэ

Узган айда Азат Абитов Гөлсирин Абдуллинага концерт вакытында кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган иде. Җырчы, бер дә икеләнмичә, «Әйе!» — дип җавап бирде. Бу айда яшьләр никах уздырды, хәзер туйга әзерләнәләр, дип хәбәр итә ШК газетасы.

Азат:
— Туй җәй булачак. Әлегә төгәл датасын әйтмибез, сер булып калсын бераз.

Гөлсирин:
— Азатлардагы гореф-гадәт буенча, туй егет ягында уза һәм ул 3 көн дәвам итә. Безнеке 3 көн үк булмас, 2 дип планлаштырабыз. Беренче көнне — өлкәннәр, икенче көнне яшьләр киләчәк. Туй Шыгырданда узачак.

— Туегызга артистлар күп киләчәкме?

Азат:
— Үзебез аралашкан, дустанә мөнәсәбәттә булган артистларны чакырабыз. Венера Әхәт кызы кайтачак, Айсылу, Ранис, Вадим Захаров, Раяз Фасыйхов, Рәмил Шәрәпов та чакырылган кунаклар исемлегендә.

— Гөлсирин, фамилияңне үзгәртәчәксеңме?

— Сәхнәдә «Абдуллина» булып калачакмын. Ә паспортта, әлбәттә, иремнең фамилиясе булачак.

Киләчәктә дуэт пар булып иҗат юлыгызны дәвам итәсегез килмиме?

Азат:
— Мөгаен, иҗади гаилә булырбыз. Дуэтлар да җырларбыз, аерым да.

— Үз почмагыгызны, фатирыгызны булдырдыгызмы әле?

Азат:
— Әлегә юк, шундың өстендә эшлибез, әкренләп үрмәлибез. Бар чыгымнар да берьюлы туры килгәч авыррак. Аннары безнең якта шундый гадәт — туй чыгымнарын да егет ягы үз өстенә алырга тиеш. Шуңа күрә… әкеренләп. Бар да булыр, Алла теләсә.

Бәйле