//Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина//
Филүс Каһиров гаилә һәм актив иҗат тормышы алып барса да, социаль челтәрләргә артыгын куймый, күрсәтми. Сәбәбен, интернетка карата фикерен белер өчен, җырчының үзенә мөрәҗәгать иттек.
– Филүс әфәнде, социаль челтәрләрдә Сезне даими күзәтеп барабыз, кайбер урнаштырган постларыгыз арасында көннәр түгел, атналар узган була, бу ни белән бәйле? Вакытыгыз җитмиме? Күнегеп бетә алмыйсызмы?
– Бөтен кешенең дә вакыты җиткәнне, минеке генә җитми түгелдер, эш вакыты белән бәйле дип әйтмәс идем. Күнегеп бетә алмыйм, дигәне дөресрәк булыр, чөнки мин тере аралашу яклы. Берәр вакыйга, кызыклы, матур күренешләр булса, социаль челтәрләргә чыгарырга тырышам, ләкин үзенме интернет кешесе дип әйтмәс идем. Хатыным да: “Синең тамашачыларың кызыксына, нишләп инстаграмга чыгармыйсың”, дип сүгә. Ничектер өйрәнеп бетә алмыйм ахрысы, шул гына. Ара-тирә, күңел булганда, искә төшкәндә генә чыгарам.
– Ришат Төхвәтуллин безгә «Инстаграмның мөмкинлекләре зур. Ул билгеле бер дәрәҗәдә халык фикерен өйрәнергә һәм аны формалаштырырга мөмкинлек бирә», дигән иде, Сез моның белән килешәсезме?
– Килешәм, анысы шулай инде, хәзер бөтен кеше социаль челтәрләрдә утыра. Элек тамашачы концертка килгәч кенә артистны күрә, бу елына бер генә булырга мөмкин иде.
Социаль челтәрләр тамашачы белән артист арасын бик якынайтты, монда матур күренешләр дә, ямьсезләре дә бар. Тамашачылар кайчагына төрле фикерләр белдерәләр, ярап бетмәгән сүзләр дә әйткәләп куялар, төрле очраклар була, ләкин бу сүзләрдә дә хаклык бар.
Гади генә мисал китерәм: “Сезнең концертыгызда шул җырны ишетер идек, шундый җырчылар, музыкантлар булса иде”, дип әйтәләр. Бу – тамашачылар белән бертөрле тыгыз элемтәгә керү. Бер карасаң, файдалы, чөнки тамашачыларның теләген, сорауларын ишетә белү кирәк. Социаль челтәрләр шундый мөмкинчелекләр тудыра.
– Социаль челтәрләрдә дусларыгыз язганнарны укыйсызмы? Тискәре фикерләр булганда, алар Сезне борчуга саламы? Җавап бирәсезме аларга?
– Барлык фикерләрне дә укып барам. Җавап язганым бар, ләкин бик сирәк, чөнки кайвакытта кеше белән бәхәсләшәсе килми. Бәлки җавап бирергә кирәктер дә, ул бит шулай ук аралашу.
Була, кайчагында, берәр язылучым уйлап бетермәгән фикерен язса, ризсызлык тудыра. Ул кадәр артык төшемкелеккә бирелеп, кайгырып йөрмим. Һәр кешенең үз фикере, дип куям да, шуның белән бетте.
Гомумән, ясалма рәвештә үземә пиар ясап, подписчиклар арттыру максаты белән шау-шу куптарып йөрмим, хайп, фейк дигән әйберләрне кулланмыйм. Ничек бар, шулай, табигый гына.