Илназ Гарипов үзенең концертында чак кына өйләнмәде [видео]

-- Лэйсирэ

Җырчы Илназ Гарипов 11 апрельдә үзенең бишенче сольный концертын тәкъдим итте. Әлеге концерт барышында Илназны аздан гына өйләндерми калдылар. 

Артист үзенең чираттагы җырын башкаргач, сәхнәгә аның янына тамашачысы менде. Кулында торт белән плакат иде. Ул Илназның микрофонын алып, сүз алды.

«Син дә Арчадан, мин дә Арчадан», дип башлады туташ. Әлеге сүзеннән соң алып баручыларның берсе: «Син өйләнмәгән», дип төрттереп куйды. Кыз югалып калмыйча: «Мин дә кияүдә түгел…», дип дәвам итте. Илназ ни әйтергә дә белмәде. Тамашачы да: «Әллә тәкъдим ясый инде», дип көтте.

Баксаң, әлеге кыз Илназның бер концертын да калдырмый икән.

Айваз Садыйров белән Ринат Галиәскәров «Әче! Әче!» дип табага май өстәмәкче булсалар да, Илназ Гарипов камыт кияргә ашыкмады, нык торды.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

#татартудей 11 апрель автор-башкаручы, танылган җырчы, дустым Илназ Гариповны @ilnaz_garipov аздан гына өйләндерми калдык. Аны 5нче концерт сезоны белән котларга менгән җанатар кыз, «Син дә Арчадан, мин дә Арчадан..»,диюгә зал кырыенда Илназның дуслары, «Син дә өйләнмәгән..», дип кычкырып көлешә башламасынмы, кыз да «Мин дә кияүдә түгел», диде сүзен дәвам итеп. Ул җанатар туташ Илназның һәр концертында булып, фотога төшеп, шул сүрәтләрдән бүләк ясатып алып килгән иде. Айваз @aivazsadyrov белән Ринат @renat_gali_askar «Әче! Әче!» дип янә табага май өстәмәкче булды, тик җырчы дустыбыз камыт кияргә ашыкмады, нык торды!) Илназны 10 елдан артык беләм, сынауларга бирешмичә, бер иҗат чорыннан икенчесенә, иҗатын яңартып күчә бара, 12 ел элек язылган җырларын тыңласак, бүгенгеләреннән аерыла. Нидер өстәргә, иҗади яңалык бирергә тырыша, бу юнәлештә дуслары, Айваз, Ринат, Рөстәмнәр дә булыша, #илназгарипов шоу студиясе аша яшьләргә җырлау сәләтләрен ачарга булыша, аларга сәхнәгә менәргә мөмкинлек бирә. Ни генә эшләсә дә, иң мөһиме үзе булып, кеше булып кала белде. Әле дә, «Абзый, без проблем!» дип ярдәм итәргә әзер. Алга таба да иҗади, рухи үсештә булыйк абзый, Аллага шөкер, һәммәбез үз иҗат юлыбыздан үсәбез! Яңа программаң дәвамлы булсын!

Публикация от Tatar today порталы (@tatar_today)

Фото: соцсети

Бәйле