Татарстанлыларны май бәйрәмнәрендә озын яллар көтә

-- Лэйсирэ

Май аенда россиялеләрне озын каникуллар көтә. Агымдагы елда иң кыска эш атнасы нибары ике көн — дүшәмбе һәм сишәмбе 29 һәм 30 апрельдә дәвам итәчәк. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

30 апрель — тулы эш көне түгел, ә кыскартылган көн икәнлеге турында искә төшерделәр министрлыкта. Әгәр кеше биш көнлек эш көнендә хезмәт куя икән, бу көнне ул өйгә бер сәгатькә иртәрәк китәргә хокуклы.

Алга таба россиялеләр биш көн ял итәчәк — беренче майдан бишенче майга кадәр. Аннары өч эш көне, шуларның берсе, 8 майда кыскартылачак һәм дүрт көндә — 9-12 май көннәрендә янә «каникуллар» булачак.

Ә бер айдан соң россиялеләр тагын 12 июньдә Россия көне уңаеннан өстәмә көн ял итәчәк. Ул чәршәмбе көнгә туры килә.

Фото: пиксабай

Бәйле