«Котылырга шанс булмый»: берьюлы 15 авыл дөрләп янган [видео]

-- Лэйсирэ

Куркыныч фаҗига 19 апрельдә Забайкалье өлкәсендә булган. Басуларда коры үләнгә ут кабу нәтиҗәсендә, анда берьюлы 15 авыл «көлгә әйләнгән», дип хәбәр итә РЕН ТВ. 100дән артык бина, 90 торак йорт янган, 340тан артык кеше зыян күргән. 

Монда гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Җилнең тизлеге секундына 30 метрга кадәр җитүе йорт һәм каралты-кураларны уттан коткарып калырга бернинди мөмкинлек тә калдырмый.

Фото: соцсети

Бәйле