«Кайтасы килми»: Җырчы Рафаэль Ильясов 80 яшен ничек үткәрә?

-- Лэйсирэ

Җырчы Рафаэль Ильясовка 28 апрельдә 80 яшь тула. Ул Казанның Чистай урамында хатыны Светлана, улы Алмаз белән яши… Рафаэль абый мин килгәч кенә кайтып керде…

— Юбилей оештыру эшләре белән чабып йөрисез, ахры?

— Чапкан, ди. Телефон өчен түләргә барган идем. Юбилейны уйлаганым да юк. Заманында булды инде, уздырдык. Аны оештырсаң, чыгымы бихисап, артыннан йөрергә аерым кеше кирәк, нервыларың какшый. Нәрсәгә хаҗәт ул?! Эшләү дәверендә мактыйсын мактадылар инде… Гомер буе сәхнәдә, кеше арасында булдым, шул җиткән. Биш ел саен юбилей үткәрүчеләргә шаккатам. Аларга, бәлки, шулай кызыктыр.

— Сез 60 ел эшләгән “Татарстан” радиосы берәр чара оештырыр әле.

— Әйе, алар әзерләнә (Рафаэль абый музыкаль бүлектә баш мөхәррир вазыйфасын башкарган — Л.Й.) Апрель азагында, радио инициативасы белән, туган ягым Чүпрәлегә кайтырга җыенабыз.

— Туган авылда булмыймы?

— Юк. Анда нигез калмады. Күптән кайтканым юк…

— Казанда кайчан оештырасыз?

— Оештырмыйбыз. Әйткәнемчә, кирәген тапмыйм…

Рафаэль абыйның балачагына да кайтып килдек. Ул вакытлары бер дә җиңел булмаган… 14 яшь тулыр-тулмас, мәктәпне тәмамламаган килеш, VII сыйныфтан соң Казанга чыгып китә. Яше җитми дип, укырга алмыйлар. “18 яшең тулгач килерсең”, — диләр. Әмма барыбер җае табыла.

— Казанда беркемем юк. Нәрсә күреп, кемгә ышанып киткәнмендер?! Музыка училищесына килдем. Башта, алмыйбыз, диделәр. Әмма укытучылар никтер җырлатып карады. “Кара урман”ны сузып җибәргән идем, игътибар иттеләр. “Ишетү сәләтең яхшы икән”, — диделәр. Шуннан мине гобой уен коралына өйрәтә торган бүлеккә алдылар. Моның нинди уен коралы икәнен үзем дә белми идем. Ул чакта авылда гармуннан башканы күрдекмени?! Шундук ризалаштым. Кире авылга кайтасы килми бит…

— Зур сәхнәдә кайчан җырлый башладыгыз?

— III-IV курсларда укыганда гына тотындым…

— Күп эшләдегез, хәзер ял итеп, матур картлык кичереп, үзегез өчен яшәргә тырышыгыз инде, Рафаэль абый!

— Тырышабыз кебек. Шифаханәләргә баргалыйм. Урамда саф һавада йөрергә яратам. Байлык артыннан кумыйбыз. Булганына шөкер итеп яшибез. Калган гомерне сәламәтлек белән үткәрергә насыйп булсын.

Лилия ЙОСЫПОВА.
(Тулырак «Ирек мәйданы» газетасының 4 апрель санында.)

Бәйле