«Кайда бу дип бүлмәгә керсәм… Йә, Раббым! Ирем …»

-- Лэйсирэ

– Текә яр өстендә басып торам. Әз генә җайсызрак басып, саксызрак бер адым ясасам, яр ишелеп, упкынга очармын кебек. Тирә-юнем томан, томан… Табигатьтәге томан ул бер тарала. Ә менә күңелдәгесе кайчан таралыр икән? Таралырмы ул?..

Күңелем белән бермәлгә текә яр астындагы упкынга очтым, ахры. Берни уйларлык хәлдә түгелмен. Бу коточкыч хәбәрдән соң яшәүнең мәгънәсе бармы инде? Әнә, бөтен кайгымны бер селтәнүдә хәл итүнең юлы күренеп тора. Ажгырып, поезд чаба, аңа бер адым атладың, һәм… сиңа берни дә кирәкми. «Ашык ла, ашык ла, торма анда, тормааа!» – дип кабатлыйдыр төсле келтер-келтер рельс буйлап алга таба ыргылган вагоннар.

Күпме карап тордым икән шул рельс буйлап чапкан вагоннарга, белмим. Йомшак кына, нәни генә бер кул килеп кагылды да: «ӘНИ!» – диде. «Әни, барысы да поездга утырып бетте, әйдә инде, нишләп торабыз?» – диде. Саташулы дөньядан чын тормышка кайтарган «ӘНИ!» сүзенең кодрәтенә еллар аша, үтелгән гомер юллары аша, кайта-кайта уйланам да, шаклар катам.

Баланың тормышны алга әйдәүче, яшәтүче көч булуына торган саен ныграк инанам. Инде балаларым үскән, аларның балалары башлы-күзле булып, оныкларымның балаларын тәрбияләшкән кеше буларак әйтәм моны сезгә. Теге чакта…

Кайгылы хисләрем дулаган чакта, сөйгәнемнең ятларга китү хәбәрен ишетеп чарасыз калган вакытта ялгыш адымымны ясаган булсам, балаларымның язмышлары зил-зәбәр килеп беткән булыр иде бит. Аллаһ Тәгалә саклады! Бер Аңа гына сыендым бит. Ә Ул – Аллаһ, беркайчан да ташламады…

…Көзнең тыныч та, якты да, сагышлы да, күңелне бераз алгысытып ала торган да бер мәлендә без аның белән, язмамның герое – Таңсылу ханым белән тын бакчада утырабыз. Чирек гасырдан артык алар ире белән шушы бакчада самовар куеп, кара-каршы утырып чәй эчкәннәр, серләшкәннәр, иҗтиһад иткәннәр, иҗат утларында янганнар, сөенгәннәр, ә кайчагында көенгәннәр дә. Бергә, иңгә-иңне куеп тормыш авырлыгын үә шатлыгын күтәргәннәр.

Үтелгән еллар һәм юллар авырлыгы, аяусыз җилләре, борчу-мәшәкатьләре һәм сөенеч-көенечләре чәчләренә һәм йөзләренә эзен салса да, матур итеп олыгая белгән Таңсылу ханым үз тормышында булган мөһим вакыйгаларныоста итеп сөйләү сәләтенә ия булып чыкты.
***
– Шундый матур башланды мәхәббәтебез. Берничә ел бәхет дәрьясында йөздек. Ә аннан әллә нәрсә булды. Кай арада ул миннән суынган? Белмим. Җеп очын таба алмыйм. Аннан инде, яман хәбәрне ишеткәч, алда әйткәнемчә, шундый ямьсез уйлар килде башыма. Әгәр дә мин аны шулкадәр самими итеп яратмасам, андый куркыныч уйлар башыма килмәс тә иде. Яшьлек, кая, алай гынамы, балалык мәхәббәтем иде ул минем. Аның кыйссасы болай.
***
Ямьле Мишә буйларында туып-үскән гаярь дә, зиһенле дә Мансур белән Агыйдел сылуы Тәгъзимә мәркәзебездәге педагогия институтын тәмамлагач никахлашалар. Яшь педагогларны Себер якларына эшкә тәгаенлиләр. Тубыл якларын яшь гаилә ошата һәм, халык та аларны үз итә. Искиткеч матур гаилә тормышы башлана, тормышларын ямьләндереп сабыйлар туа – аллы-артлы ул белән кыз. Кыз балага Таңсылу дип исем кушалар. Шифалы чык суларын эчкән сандугачлар моңын отып алган диярсең, кыз – моңлы бала була. Тал-тирәкләр сыгылмалылыгын, ак каеннар зифалыгын, Тубылгытау горурлыгын үзенә алган кызның исеме җисеменә туры килеп тора, Таңсылу чынлап та сылу һәм таңдай садә булып үсеп җитә. Бу гаиләгә барлык авыл халкы соклана. Мөгаллим дигән сүз үзе генә дә күпне аңлата торган заманнар. Төпле акыллы, зыялы бу гаилә авыл халкы арасында абруй казана.

Химия фәнен барлык укучылар да җиңел үзләштерә алмый. Шуңа да Таңсылуның әтисе Мансур үз фәненең серләренә төшендерүнең иң кулай юлларын эзли. Тора-бара үз методикасын булдыра. Эзләнүчән педагогның укучылары Мансур абыйларының дәресләренә, ул уздыра торган факультативларга, фән түгәрәкләренә ашкынып килә торган булалар. Шул укучыларның күпчелеге химия-технология, биология, медицина буенча югары уку йортларына кереп, тырыш мөгаллимне сөендереп торалар.

Таңсылуның әнисе – Тәгъзимә ханым, авылда күз өстендәге каш була. Таңсылуның әнисе һәрвакыт, һәр җирдә язын, җәен, көзен кырда-басуда, кышын мәдәният сараенда барлык мәдәни чараларны оештыручы сәләтле шәхес була. Кулына тоткан һәр уен коралын сайрата ала торган Тәгъзимәнең җитәкчелектә дә, халык арасында да «кеше-оркестр» дигән исеме тарала.

– И-и, ул чаклар! Гомерләр ничек тиз үткән. Бик бәхетле булганмын, тик әле ул бәхетне аңларлык яшьтә булганмыни мин?! Бәхетле балачак, үсмер чакның гел дәвамы булыр төсле иде. Чынлап та, ул шулай булды да. Бәхет килде. Көзләр алып килде аны. Алмагачлар җимешләреннән сыгылып-бөгелеп торган чагында, уналты яшемдә педагогия институтында укый башладым. Алты яшьтән укырга кергәнлектән, ун классны тиз генә тәмамлап куйдым. Институтка да җиңел генә кердем, мәктәпне медальгә тәмамлагач, бер генә имтихан белән кабул иттеләр. Беренче курста укыганда өченче курста укучы Сәгыйть белән дуслаштык. Бер күз сирпүе булды, миңа шул җитә калды. Кулга-кул тотынышып институт белән фатир арасындагы сукмакларны күпме җылытканбыздыр. Сәгыйть әдәпле, тәрбияле егет. Бергәләп тимераякларда шууларның рәхәтлекләре! Салкын әллә бар безгә, әллә юк…

Мәхәббәт кайнарлыгыннан, бозлар чатнап китәрлек салкынны да тоймыйча, рәхәтләнеп тимераякта шуган Таңсылуның аяклары шешә. «Сылукаем, мин табиб белән сөйләштем. Хастаханәгә ятарга туры килер сиңа», – ди Сәгыйть. Аннары ул сылукае янына көн саен хәл белешергә килеп йөри.

Бер төркемдә укыган Хәлимнең Таңсылуга үлеп гашыйк булуын сезгә әйтергә онытканмын икән. Ул да, үзенең кайнар сулышы белән кызны терелтердәй булып, көн саен хастаханәгә хәл белергә килә. Хәлим, булмаган акчаларын бар итеп, шоколад алып килгәли. Ялгыз әнисенә өч баланы аякка бастыру авыр. Шуңа да Хәлим кичләрен балалар бакчсасында каравыл тора. Урам себереп әнисенә кул алмаш була. Ә менә җитешле тормышта яшәгән фырт Сәгыйтьнең дөньясы түгәрәк. Аның әтисе сугыштан исән-имин кайткан. Фыртавай Сәгыйтьнең сөйгән кызы янына хәл белешергә килгәндә алып килгән күчтәнәче – арзанлы карамель кәнфитләре озакка җитми, көннәрдән бер көнне егет хастаханәгә эзне бөтенләй суыта.

Таңсылу ханым авыр сулап куя да сүзен дәвам итә.

– Мин Хәлимнең килүен алай өзелеп көтми дә идем. Куып та җибәргәләдем. Бер килүендә Хәлим: «Яхшы укыган өчен миңа (ул бер ел эчендә 2 курсны уңышлы итеп тәмамлады) ял йортына юллама биргәннәр иде. Шуны Сәгыйтькә бирдем», – димәсенме!.. «Синең тормышың болай да җиңелләрдән түгел. Әйтер идем, хәтта авыр да. Әз булса да тәрбия күреп кайткан булыр идең. Ник аңа бирдең юлламаңны?» – дим. «Син больницада ятканда мин ничекләр итеп тыныч күңел белән ялга китә алыйм?!» – ди Хәлим.

Күңелемне, бөтен вөҗүдемне ярату дигән хис томалаган булган инде. Югыйсә, салкын акыл белән уйласаң, Хәлим мине ныграк яраткан булып чыга. Эчкерсез, риясыз Хәлимебез фән докторы булды. Тормышта үзе шикелле яхшы күңелле кыз белән кавышса гына ярар иде дип гомерем буе теләдем.

… Таңсылу ханым, күңел күзе белән, рәшә генә булып калган яшьлеген эзләп, карашын еракка текәгән. Хәтер йомгагының очы еракларга, мөгаллим булып эшли башлаган елларга барып тоташа. Яшьлек. Ул бер саплам җеп кебек кенә булган икән. Бәхеткәйләре дә шулай кыска гомерле булдымыни соң? Юк, сөю-ярату утларында янган, аның татлы да, газаплы да хисләрен татыган кеше бәхетсез була димени?! Һич юк, ди ул, күңелен юатып.
Институтны кызыл дипломга тәмамлаган кызга гүзәл табигатьле Каенсарга укытырга юллама бирәләр. Бу авылда күпчелек кеше киң күңелле, юмарт, шаян-шук холыклы икән. Югын бар итеп, артыгын көенмичә, зарланмыйча яши торган халыкны, әйтерсең лә, бер урынга җыйганнар. Әнә шул авылда балалар укыту белән беррәттән, әнисе шикелле үк, Таңсылу да мәдәни учакны дөрләтеп җибәрә. Балалар белән чын күңелдән әвәрә килеп эшләп йөргән көннәре. Яз кояшы елмаеп, гөрләвекләр аккан бер иртәдә, беренче дәресендә, балаларга диктант яздырганда, кызның күзе кинәт кенә тәрәзәгә төшә.

Йә, Раббым, күзенә генә күренәме әллә, аның Сәгыйте мәктәп каршында, нәкъ аның класс тәрәзәсенә карап тора! Ярсулы яз сыман ташкын хисләрен тыеп та тормастан, кыз урамга атыла. Армия хезмәтен тәмамлап кайткан егете белән күрешүләр шатлыгы…

Ә аннары, алмагачлар ак күбеккә баткан, бөтен дөньяны шомырт чәчәкләренең хуш исе биләгән бер вакытта никах, туй… Алмагачлар, шомыртлар белән ярыша-ярыша, кыз да туй күлмәген кия. Бу пардан да бәхетлерәк кем бар икән?! Бер-бер артлы ике бала туа. Тормышлары түгәрәк, тик… таныш-белешләр кыек-мыек сүзләр җиткереп торалар.

Имеш, эш белән шәһәргә киткән Сәгыйтьнең машинасы шәһәрдәге бер уку йортының тулай торагы каршында «төн кунган». Бу вузда гаилә дусларының кызы Сиринә укый. Бу – мөмкин түгел. Таңсылуның әти-әнисе Сиринәнең әти-әнисе белән гомер буе гаилә дуслары булып, бәйрәмне дә, борчуларны да уртак итеп яши торган булалар. Инде менә соңгы берничә ел Таңсылу белән Сәгыйть тә бу гаиләнең көтеп алган гаилә дуслары – бертуганнар шикелле аралашып яшиләр. Алай гынамы, араларыннан җил дә үтмәс кебек. Таңсылу шулай гоманлый. Иренә артык ышануы, аны эчкерсез яратуы да шундый уйларга этәрә.

Гаилә дигән бик нәзберек, бәллүр касәгә чит-ят куллар саксыз орынса, аның чите кителә икән шул. Моны Таңсылуга татырга туры килә.

…Җәйге челлә. Печән өсте. Җиләк вакыты. Таңсылу белән Сәгыйть үзләренең гаилә дуслары Таһир абыйларга печән әзерләшергә кайталар. Бу якта халык печән өмәсен бәйрәм итеп кабул итә. Тубылгытау итәгендәге хозурлыклар! Җиләк, мәтрүшкә, тагын әллә никадәр үлән-чәчәкләрдән аңкыган хуш исләрдән башларың әйләнеп китмәле. Аш-су осталары әзерләгән итле шулпаның хуш исләреннән борыннар кытыклана.

Кемнәрнеңдер борыны, ә менә кемнәрнеңдер хисләре кытыкланган икән. Сәгыйтьнең күзе – Таһир белән Маһисәрвәрнең кызы Сиринәдә. Тегесе дә, гәүдәсенең зифалыгын купайтып күрсәтә торган бик матур су коену костюмы кигән. Һич оялмыйча, әтисеннән һәм олы яшьтәге ир-атлардан да тартынмыйча кигән ике кулъяулыктан гына тегелгәндәй нәрсәне. Табигый сылулыгы, яшьлеге һәм ярымялангач булуы белән болындагы барлык печән чабучы ир-егетләрне үзенә караткан Сиринәгә Сәгыйтьнең күзе кызмыйча каламы инде. Алай да, аны-моны сиздермәдем. Кич, эшләр тәмамлангач, мунча кердек, җир җиләкле һәм мәтрүшкәле чәй, коймаклар белән сыйландык. И-и, ул кичнең, ул төннең хозурлыгы! Иртәгесен юлга җыена башладык. Инде бар әйбер дә машинага урнаштырылган. Сәгыйтем юк кына бит. Кайда булыр икән бу, дим. Күңел нигәдер Сиринә бүлмәсенә тартыла. Керсәм… Йә, Раббым! Сәгыйтем Сиринә белән үбешеп тора. Ярый, хуш. Бу әче һәм каты төерне тавыш-тынсыз йоттым. Тик, буласы булган икән инде…

Һәр җәйне улым белән кызымны алып әнинең туып-үскән җиренә – ике туган апаларыма кайтып килә торган гадәтем бар иде. Әнә шул олы юлга чыгар алдыннан, тимер юл вокзалында кулыма хат китереп тоттырдылар. «Таңсылу, кичерә алсаң, кичер. Без Сиринә белән кушылдык. Аерылышу өчен судка син бирерсең микән, әллә мин биримме? Сәлам белән Сәгыйть», дип язылган иде ул хатта. Ул хатны укыгач кичергән хисләрем сезгә билгеле инде.

… Көз. Агачлар алтынсу-кызгылт күлмәкләрен кияргә ашыкмыйлар. Язгы ләйсәннәрдән, җәйге шифалы яңгырлардан мул итеп сут туплап калгангамы, табигать олыгайса да, кибәргә-картаерга ашыкмый. Без Таңсылу ханым белән аның җимеш агачларына бай, гөлчәчәкле бакчасында утырабыз. Талгын гына җилгә тып-тып алмалар коела. Берәү, икәү…

– Мин барыбер тиң парымны, ярымны очраттым, – дип дәвам итте Таңсылу ханым үзенең кыйссасын. – Нәкъ шушы алсу алма кебек пар идек, бер-беребезгә тиң идек. Аның ике ятим баласына чын әни булдым. Без бик бәхетле булып 26 ел яшәдек. Аның бу якты дөньядан китүен акылым белән кабул итсәм дә, күңелем һич тә ышанмый. Эш сәфәреннән кайтып керер дә: «Мин сине шундый сагындым», – дияр төсле.

Толлык әҗерен белеп сабыр итүче Таңсылу ханым:
– Мин аны шундый сагынам. Тәкъдиремә язылган парымны, – дип газиз яры белән бергәләшеп утырткан алмагачларны сыйпый.

…Гомерләр җилдәй җитез, агымсудай йөгерек. Шул гомер эчендә тормыш бакчасында күпме чәчелгән, урылган, җыелган. Таңсылу ханымның тормыш дигән гөлбакчасында тәрбиячеләр, педагоглар кулланма итеп файдалана торган иҗади һәм фәнни җимешләре бихисап!

Автор: Зәрия Вәлиева, Өмет

Фото: пиксабай

Бәйле