Алия Карачуринага «Мин бар нәрсәне дә …” дип яныйлар

-- Лэйсирэ

Яшь җырчы Алия Карачурина исемен соңгы арада еш ишетергә туры килә. Дүрт ел элек Ришат Төхвәтуллин төркеменә килеп кергән кыз тиз арада популярлашты. Бергәләп мәхәббәт турында җырлап йөри торгач, Ришатның җанатарларының күңеленә дә шом керде.

– Күптән түгел “Инстаграм”дагы битеңә бер шигырь урнаштырдың. Анда мондый юллар бар:
“Сөйләсеннәр, әйдә, сөйләсеннәр,
Сөйләсеннәр берне биш итеп,
Башыбызны горур тотыйк әле,
Кара гайбәтләргә үч итеп”.
Күп сөйлиләрме әллә синең турыда, Алия?

– Күбрәк мине Ришат белән дип сөйлиләр. Аларга игътибар итмим. Мактаган кешеләр дә бар, аларга рәхмәтле мин. Араларында ямьсез сүзләр язучылар да бар. Соңгысында бер хатын: “Син Ришат төркеменнән китсен өчен мин бар нәрсәне дә эшләячәкмен”, – дип язган. Мондый сүзләрне бөтенләй аңламыйм. Әллә нәрсәләр сөйләсеннәр, котырсыннар. Үзләренең нервалары бетә, минеке түгел.

– Ришатны хатын-кызлар бик ярата бит. Көнләшәләрдер?

– Бәлки… Миңа калса, Ришатның җанатарлары барысы да нәрсәгәдер өметләнә. Аның белән таныш булмасалар да. Үзенә дә күп язалар.

* * *
Әңгәмәне тулысынча «Акчарлак» газетасының 16 нчы саныннан укый аласыз.

Фото: соцсети

Бәйле