«Авылга чирле бозаулар китереп саттылар»

-- Лэйсирэ

Узган атнада редакциябезгә Азнакай районыннан шалтыраттылар. «Маяк» район газетасының быелгы 13нче март санындагы реклама битендә игълан чыккан булган. «1-3 айлык бозаулар. Китерү бушлай. Гарантия». Зур Сукаеш һәм аңа якын урнашкан башка авылларда яшәүчеләр моңа бик сөенгән. Китереп үк бирәләр бит. Шуңа күрә, сарафан радиосы буенча, бер-берсенә ишеттереп, бозау алырга теләүчеләр төркеме дә җыелган хәтта. Кәкре каенга терәтелгән булуларын сатып алгач кына аңлыйлар.

БИК КЫЙММӘТКӘ ЧЫККАН

Халык борчуын тикшерүне Зур Сукаешта яшәүче Халидә апа Закирова белән сөйләшүдән башладык.

– Мин ел саен ике бозау сатып алам һәм аларны үстереп, берсен үзебез ашыйбыз, икенчесен сатып җибәрә идек. Моңа кадәр үзебезнең Азнакай агофирмасыннан алдык, ләкин быел алар сатмады да, менә шушындый игълан аша кайтартырга булдык. Миңа бу игълан турында авылдашым Нәҗибә сөйләгән иде. Шалтыраттык. «Терлекләребез бик көр һәм сәламәт, гарантия бирәбез! – дигәч, аны-моны уйламаган идек, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Терлекне бик кыйммәт бәядән сатканнар халыкка. Әйтик, гадәттә бозауның тере авырлыгы 170-200 сумнан йөрсә, бозау китерүчеләр килограммын 400- 450 сумнан (!) саткан.

– Шулай итеп, бездә мондый бозаулар 5 мең тирәсе генә йөрсә, болар 14 мең сумга сатып бирде. Бик бәләкәй иделәр. Без алардан ике айлыкны сорадык, ә алар китергәннәре 2 атналык та булмагандыр. Белмим, күзне нәрсәдер томаладымы – күреп тордык бәләкәй икәнен, барыбер алдык. «Ярар, мондыйны гына үстергән бар бит, үсәрләр әле», – дидек. Безнең авылдагылар гына да 12 бозау алды, башка авылларда күпмедер! Мин мәсәлән икене алган идем, икесе дә үлде, – ди әңгәмәдәшем.

Сатучылар киткәннән соң, авыл халкы үзенең авызы пешүен аңлый. Ике айлык бозаулары чиләктән сөт эчү түгел, юньләп имә дә белмиләр. Халидә ханым Закирова, әле авылдан китеп өлгермәгән терлек сатучыларга шалтыратып сорау бирә – нинди хәл бу?

– «Аларны ерактан алып килдек бит, Менделеевск районыннан килдек без. Әле стресс кичергән вакытлары, кичкә таба эчә башларлар», – дип ышандырдылар. Кич белән дә эчә белмәделәр, шешәдән имдердем. Без алып калганда ук эчләре китә башлаган иде. Ветаптекадан төрле дарулар, уколлар алдык, тизрәк дәваларга тотындык. Ләкин ярдәме булмады. Алты көннән соң – беренчесе, бераз соңрак икенчесе үлде. Икесе дә эчләре китеп интекте. Минеке генә түгел, башкаларда да шул хәл – алган бер кеше бозауларның чирле булуыннан зарлана, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Зәгыйфьлекләренең сәбәбен төрле кеше төрлечә юрый икән. Кемдер аларга тугач та юньләп угыз сөте эчертелмәгән дип уйлый. Ә авыл ветеринары юлда килгән вакытта өшеткән булулары бар, дип фаразлый. Чөнки, әйтик Халидә апа алган бозауның борыны кызыл булып торган. «Моның өшегән булуы көн кебек ачык», – дигән ветеринар да. «Боларда прививка бар микән соң, болар прививкалыга охшамаган», – дип тә шикләнгән белгеч.

– Шулай итеп, 14әр мең сумга сатып алган ике бозау да үлгәч, мин боларга кире шалтыраттым. «Ярый, хәл итәрбез, әлегә безнең җыелышлар бара», диделәр башта. Соңыннан бозаулата китерәбез диделәр. «Миңа сезнең чирле бозауларыгыз кирәкми, акчаларымны бирегез», – дигәч, башка телефоннарын алмадылар. Чаллыда яшәүче улыма әйттем: «Адресларын белә алмассыңмы, читтән сатып алучы кебек шалтыратып карале», – дим. «Сезнең бозаулар кайда соң ул, килеп карап китәр идем, мин күпләп сатып алам», – дигәч, теге кеше телефонны куйган да, бүтән трубкасын алмаган, – ди әңгәмәдәшем.

ИСЕМНӘРЕН ДӘ БЕЛМИЛӘР

Башка зыян күрүчеләр белән дә сөйләштек. Бу бозау игъланын беренче булып күргән һәм моның хакына авылдашларына хәбәр тараткан Нәҗибә ханым Мөхәммәтҗанова, мәсәлән, түбәндәгеләрне сөйли:

– Бер вагон бозау китергәннәр иде алар безгә. Алдык та, кайтып та киттеләр шуннан соң. Телефон номерлары гына бар да, «Без Менделеевскийдан» дигән сүзләре генә бар, бүтәнчә без сорашмадык та аларны. Хәтта исемен дә сорамадык. Документларын да карамадык. Ике өч көн эчендә үлә дә башлады кешеләрнең бозаулары. Алар бик хәлсез, начар иделәр. Мин берне алдым. Болар нәрсә эчәләр соң, дигәч, «заменитель», ягъни сөтне алыштыручы порошок, диделәр. Бу сүзгә ышанып, кемнәр порошок эчертте – бөтенесенең бозаулары үлеп бетте. Мин куркып, беренче көнне сөт бирдем. Минәйтәм, бу «заменитель» күтәрә алырлык дәрәҗәдәге бозау түгел. Бозавым үлүен үлмәде, ләкин әле дә бик хәлсез генә тора, нәрсә эшләп бетәрбез. Көне-көне белән ашказаны тыгылып ката, ашамый, йөрми башлый, хәлсезләнә. Куркам инде үлеп китмәсә ярар иде, дип. Ун көнлек бозауларны оялмый да ике айлык дип саттылар бит! Ул бозауларга угыз сөте бирмәгән алар, шуңа җитлекмәгән аларның ашказаннары! Башка авылларга да саткан булганнар, аларда да үлүчеләр күп, диделәр.

– Нәҗибә апа, сез авылда беренче көн генә яшәмисез бит инде. Аларны күргәч тә, ике айлык түгеллекләрен аңламадыгызмыни соң?

– Аңладык инде… Тик барыбер алдык шул…

Венера ханым Исмәгыйлеваның да суярга дип алган бозавы серле рәвештә үлеп киткән. Кичтән хәлсез кебек торган да, иртәнгә – җансыз.

– Ачу килә, бигрәк кыйммәткә бирделәр бит әле аларны. Килгәч кире борып җибәрергә кыенсындык шул. Сүгәрләр дип курыктык. Ник алмаслык булгач, чакырып китердегез, дип әйтерләр, янәсе…

«Менделеевскидан китерелгән» бозауларның үлеме Гөлназ ханым Солтановалардан башланган.

– Иң беренче безнеке үлде. Аны алгач төрлечә итеп тәрбияләп караган идем, югыйсә. Матурын алам дип, сайланып кына алган идем. Без икене алган идек, берсе үлде. Чирләделәр, икесенең дә эче китте. Бозау алган хакка дарулар алып бетердек инде. Сатып йөрүчеләргә шалтыратабыз – телефоннарын алмыйлар, алсалар да, дөрес җиргә эләкмәдегез, диләр. Алардан бозау алганда: «Сез кайдан килдегез соң?» – дип сораган идек. «Менделеевскидан, «Радуга» фермерлыгыннан», – диделәр. Интернетта эзләнә башлаган идек, андый фермерлык бөтенләй юк! Димәк болар безне алдап киткәннәр! Хәзер бу безгә бик яхшы акыл булды инде, икенче юлы белмәгән-нитмәгән кешедән терлек алу юк! – ди Гөлназ Солтанова.

Кыскасы, мондый нәтиҗә: авыл халкы үзенең беркатлылыгы аркасында төп башына утырган. 14 мең сумнарын чыгарып салырга башлары эшләгән, ә менә бу сатучыларның кем булуын, кайдан килүләрен, бозауларына прививка ясатылу-ясатылмауны тикшереп, өйрәнеп тормаганнар. Менә шуңа күрә, бу бозау сатучыларны эзләп тә таба алмыйлар хәзер. Очына чыгып булмасмы, дип, Менделеевск районының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илнур Илдар улы Фарухшин белән элемтәгә чыктык. Бәлки «Радуга» дигән фермер хуҗалыгы турында ул нәрсә дә булса беләдер, янәсе…

– Андый хуҗалык юк бездә, терлек сатарга җыенсалар да, безнең белән килештермичә торып, районнан читкә чыгып йөри алмыйлар. Ветеринария идарәбез бар, читкә чыга торган продукцияне энәсеннән җебенә кадәр тикшерәбез. Ныклы контроль! Безнең районнан дип алдап әйтүләре башка сыймый. Әгәр Менделеевск фермерлары сатсалар, бу турыда белер идек. Телефон номерларын бирегез әле ул бозау сатучыларның, нинди безнең район турында андый сүз таратып йөрү ди ул! – диде Илнур Илдарович. Чит номерлардан килгән шалтыратуларга җавап бирерләр микән дип, шикләнеп кенә, сатучыларның телефон номерларын бирдем дә, газетадагы игъланда күрсәтелгән номерны җыйдым. Халык әйтүенчә, бу номер, сатучыларның берсе – Корбан Омаров дигән кешенеке. Ләкин моның чынлап та шулаймы, түгелме икәнен, ачыклап булмады, чөнки бу ир-егет безнең белән бик серле сөйләште.

– Сез Азнакай районының «Маяк» газетасына бозаулар сату турында игълан биргән булгансыз. Дөресме?

– Әйе, бирдем.

– Сез саткан бозауларның үлеп бетеп баруы турында белә идегезме әле? Прививкалары бар идеме?

– Беренчедән, бу сорауга кагылышлы рәвештә мин аларга аңлаттым…

– Нәрсә дип аңлаттыгыз?

– Нәрсә дип аңлатуым турында алар үзләре белә. Сезгә моны белү нәрсәгә кирәк? Мин мәсәлән моны сезгә сөйләп тору кирәк түгел дип уйлыйм! Чөнки мин сезне күрмим, кем булуыгызны да белмим.

– Сез кешеләргә әйткәнсез, Менделеевск районыннан килдек дип. Ә кайсы хуҗалыктан, белергә мөмкинме?

– Юк, әлбәттә.

– Нигә?

– Чөнки мин телефоннан бернинди мәгълүматны да, беркайчан да әйтмим.

– Алайса сезнең белән күрешә алабызмы?

– Тем более юк.

– Нигә?

– Чөнки мин сезгә әйттем – мин моны кирәк дип санамыйм.

– Менә без белештек, Менделеевск районыннан түгел сез. Шуңа күрә сезне мошенниклар дип шикләнәләр.

– Нәрсә дисез? Кабатлагыз әле! Мошенниклыкмы? Мондый сүз әйткәнче башта уйлагыз! Аннан соң бит яла яккан өчен җавап бирергә дә туры килүе бар!

– Яла ягу булмасын өчен шалтыраттык та сезгә. Аңлатыгыз ничек шундый хәл килеп чыкты?

– Мин сезгә нәрсәдер аңлатырга кирәк дип санамыйм, минем вакытым юк, сезнең белән сөйләшергә, уңышлар, иң изге теләкләр!

Корбан Омаров шулай дип, телефонын аерып ыргытты. Бу вакыйга килеп чыгуда авыл халкы үзе гаепле, әлбәттә. Әйткәнемчә, ничек инде тикшерми-нитми шундый зур акчаларга әйбер сатып аласың… Ләкин шул ук вакытта без сезгә кулдан килгәнчә ярдәм итәбез: бу мәсьәләдә нәрсә эшләп булуын белешү өчен даими киңәшчебез Кукмара районы прокуроры Ришат Наил улы Шакировка шалтыраттык.

– Республика эчендә терлек сатарга теләүченең кулыңда беренче номерлы формадагы документ булырга тиеш. Бу документта терлеккә барлык авырулардан да прививка ясатылуы хакында языла. Прививкасы булган терлек авырмый. Ләкин бу очракта бозаулар күпләп үлгән, дидегез, димәк аларның прививкалары да булмаган, тиешле документлары да юк. Димәк, сатар алдыннан терлекнең сәламәтлеген кайгыртмаганнар. Шул ук вакытта, чит төбәкләрдән китерелгән бозау була икән, сатучыларның кулында прививкалар турындагы документтан тыш, терлекне сатарга рөхсәт итү турындагы һәм алар төялгән машинаның дезинфекцияләнгән булуы хакындагы документ булуы шарт. Минемчә бу документларның берсе дә булмаган. Ә димәк, бу административ хокук бозу. Моның өчен җаваплылыкка тартырга мөмкин, чөнки ул алучыларга үзенең документларын күрсәтмәгән. Азнакай районындагы зыян күрүчеләргә берьюлы ике оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Беренчесе – район Ветеринария берләшмәсе. Гариза язганнан соң, берләшмә үз тикшерүен башлап, бу сатучыларның кем булуын ачыклый, аларның документларын тикшерә. Бу тикшерү нәтиҗәсе ярдәмендә, соңыннан халык әлеге кешеләрне судка бирә алачак. Икенчесе – полициягә гариза илтеп бирсеннәр. Ул гаризада мондыйрак сүзләр булсын: «Сатучы, терлекләренә прививка ясатылмаганын белә торып эш итте, дип саныйбыз. Ул аларның үләчәген алдан ук фаразлаган, һәм алдау, мошенниклык юлы белән халыкның акчасын урлады», – дисеннәр. Полиция дә үз тикшерүен үткәрәчәк, документлар хәзерләячәк, соңыннан аның нәтиҗәсендә халык судка мөрәҗәгать итә алачак. Авыл халкына игътибарлырак булырга киңәш итәм. Мондый терлек сатып алган очракларда, югарыда санап үтелгән документларның булу-булмавын тикшерегез. Шулай ук, үзегез өчен булыр – авылның ветврачын чакырыгыз, бозауларның сәламәт булу-булмавын ул да күреп, сезгә үз сүзен әйтә алыр, – дип аңлатма бирде прокурор.

Азнакайлылар, бер көнегезне, хәтта сәгатегезне дә әрәм итмичә, без әйткән оешмаларга гаризалар калдырыгыз. Әле соң түгел! Авыл халкын алдаучыларны ачыклап, тиешле җәзаны күрерләр дип ышанабыз. Халык аларның хәзергә кем икәнен белмәсә дә, аларны мәгълүм телефон номерлары аша, шулай ук район гәҗитендә реклама биргән чакта рәсмиләштергән документлар аша ачыклауның бернинди кыенлыгы юк.

Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит

Бәйле