Татарстанда 14 яшьлек бала югалган [фото]

-- Лэйсирэ

Тикшерү комитеты Казанда 14 яшьлек укучы кыз бала югалу факты буенча тикшерү үткәрә. Бу хакта Татар-информга Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү бара, баланың кайдалыгын билгеләүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк», — диде Шептицкий.

«Татар-информ» элек 20 апрель иртәсендә Казанда яшәүче 14 яшьлек кызның өйдән чыгып китүен һәм әйләнеп кайтмавын хәбәр иткән иде. Берничә көннән соң кыз баланы Ульяновскида күргәннәр.

 

Бәйле