Казанда тагын фаҗига: бу юлы 4 кеше янып үлгән [фото-видео]

-- Лэйсирэ

23 апрель Казанның Герцен урамындагы бер йортта янгын чыккан. Анда өч кеше мәете табылган иде. Соңрак тагын бер мәет табылу турында билгеле булды. Бу турыда «Татар-информ«га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Коткаручылар янгын хәрабәләрен актарганда тагын бер мәет тапты. Һәлак булган дүрт кеше — барысы да олы кешеләр», — диделәр ведомствода.

Янгын 80 квадрат метр мәйдандагы торак йортны юк иткән. Фаҗиганең сәбәпләре, һәлак булучыларның шәхесе ачыклана.

Аңарчы, 22 апрельдә, Казанда төнге янгында 6 кешелек гаилә, шул исәптән 3 кечкенә сабый янып үлүен язган идек.


Бәйле