«Китәсен сизгән кебек…» — Алсу Фазлыева каенанасын искә ала

-- Лэйсирэ

Бүген Азат Фазлыевның әнисе Зөлфирә ханымның вафатына 40 көн булган, дип хәбәр иткән идек. «Кул телефонга үрелә, әнинең номерын эзлисең… Ә номеры бар, аны алып куярга берничек тә батырчылык итә алмыйм. Шалтыратыр идем, рәхәтләнеп сөйләшер идек. Әни, син мәңге йөрәкләрдә», дип авыр кичерешләре белән уртаклашты Азат Фазлыев.

Аның тормыш иптәше Алсу Фазлыева да якын кешесен искә алып, болай дип яза:

«Быел туган көнемдә иң беренче булып, Кайнана-әнием котлаган иде! Китәсен сизгән кебек, елый-елый барысы өчен зур рәхмәтләр әйтте… Киткәненә әле дә ышанмыйбыз… Куңел ышанмый… Туганнарның төшенә бик матур итеп керәсен… Риза булып ятасыңдыр дип уйлыйбыз… кулдан, көчтән килгән барлык эшләр дә эшләнде кебек… Ләкин, Аллаhтан узып булмый икән… Безгә хәер -дога теләп ятканыңны беләбез. Барлык безгә эшләгән изгелегең өчен Зур Рәхмәт , Әни…», ди җырчы.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Быел туган көнемдә иң беренче булып, Кайнана-әнием котлаган иде! Китәсен сизгән кебек, елый-елый барысы өчен зур рәхмәтләр әйтте… Киткәненә әле дә ышанмыйбыз… Куңел ышанмый… Туганнарның төшенә бик матур итеп керәсен… Риза булып ятасыңдыр дип уйлыйбыз… кулдан, көчтән килгән барлык эшләр дә эшләнде кебек… Ләкин, Аллаhтан узып булмый икән… Безгә хәер -дога теләп ятканыңны беләбез. Барлык безгә эшләгән изгелегең өчен Зур Рәхмәт , Әни… #ЗөлфирәФазлыева #алсуазатфазлыевлар

Публикация от Алсу Фазлыева (@alsufazlyeva)

Фото: Татар-информ

Бәйле