«Күрәзәче өметемне өзде, үлемгә әзерләнә башладым»

-- Лэйсирэ

Тормышыбызда гаҗәпләнерлек вакыйгалар тулып ята. Беренче карашка адәм ышанмастайлары күп, ләкин хөрмәткә лаек, өстәвенә үзең бик яхшы белгән, ялган белән беркайчан алыш-биреше булмаган кеше сөйли икән — ышанмый да мөмкин түгел.

— 2015 елда бик каты авырып киттем, — дип сөй­ләде Кифая апа. — Нәр­сәдән, кай җирем авыртканын врачлар берничек таба алмадылар. Анализлар яхшы. Унлап врачта булып, чиремне белүдә бернинди өмет калмагач, больница юлында йөрү­дән туктадым. Бер алга китеш юк, ашыйм да косам, ашыйм да косам, нәрсә генә ашасам да, ашказаны ризыкны кабул итми, әллә нинди яшел ачы сыеклык булып, һәрнәрсә кире чы­гып бара, ябыгып беттем. УЗИ ашказанында бер чир тапмады.

Аптырагач, кү­рәзәче янына киттем. “Бозым кергән сиңа, кызыңа биргән булганнар, сиңа кергән, мин чыгара алмыйм, чөнки бозымның чыгарырлыгын түгел, ә үлемгә илтә торганын эш­ләткәннәр, шуны ясаган кеше аша гына нәрсәдер эшләп була”, — дип, өметемне бөтенләй өзде.

Куркудан күз алларым караңгыланды — үләсе килми бит, бер яктан, әле дә ярый бозым кызыма эләк­мәгән дип бик сөендем. Шулай азапланып ярты ел үтте. Инде аякта көчкә йө­рим, сыек ризыклар гына ашасам да, укшуларым һич узмый, 85 килодан 54кә калдым.

Бармаган, ятмаган больницам калмады. үләргә әзерләнә баш­ла­дым. Мин үлгәч, якыннарыма болай да эш күп кала дип, кирәк-ярак, үлгәч таратырга хәер акчалары, кәфенлек кебек нәрсәләрне әзерләп куйдым. һәркөнне “монысы соңгысыдыр” дип каршы алдым. Бер төнне йокылы-уяулы, саташып ят­канда төш күрдем. үлән-чәчәкләргә күмелгән тау яныннан инде күптән үлгән әбием белән үтеп барам икән дим. Әбием берни сөйләшми, мине генә тыңлап бара, ә мин ашыга-ашыга чиремне сөйлим. Шулай озак кына дәшми килгәч, ул, кинәт телгә килеп: “Чирең сихердән түгел, сиңа менә бу үләнне ашарга, төнәтеп эчәргә кирәк!” — дип, кулындагы таягы белән миңа таныш булмаган үләнгә төртеп күрсәтте. Шулчак уянып киттем. Төшемнең нәрсә аңлатуын бик озак уйлап яттым. Аннан торып, бакчага чыгып киттем — теге үләнне эзлим, үзем­чә. Тик күпме генә карап йөрсәм дә төшемдә күргән үләнгә охшаган үсемлек беркайда табылмады. Исемен белмәгәч, кешедән дә сорап булмый.

Печән өсте җитте. Соң­гы тапкыр күреп кайтыйм дип, улларыма иярдем, алар да сүз әйтмәделәр. Печәнлеккә килеп җиткәч, машиналары янына җәймә җәеп мине утырттылар да, үзләре югарыга, печән чабарга менеп киттеләр. Безгә ияреп мәчебез дә килгән иде, машинадан чы­гып, күбәләкләр куып уйный башлады. Утыра торгач, йокымсырап киткәнмен, улымның эндә­шүенә уянып киттем. Улым карале дип, төртеп күрсәткән якка борылсам, мәчебез ашыгып-ашыгып үлән ашый. Ипләп кенә торып, янына барсам, исем китте: мәчебез төшемдә әбием миңа күрсәткән үләнне ашап ята! Тиз генә улларымны чакырып алдым. Алар инде төш турында беләләр иде. Шул үләнне җыярга тотындылар, күп түгел иде ул. Тәбәнәк сабаклы, вак зәңгәр чәчәкле, кыяк үлән­не шунда ук алып чәйнәп карадым, әчкелтем генә тәмле иде. Дүрт-биш сабак ашасам да укшытмады, костырмады — бу хәлгә хәйран калдым. Алып кайткан үләннең кайсы җирен ничек итеп алырга кирәклеген белмәсәк тә, чәчәк, сабакларын төнәтергә салдык. Аны ун көн эчтем, хәлем әйбәтләнә башлады. Инде шулпа да костырмый иде. өч ай дигәндә мин ару гына йөри, үз эшләремне үзем эшли башладым. Тәмам терелеп беттем дип әйтмим, шулай да төгәл белә идем инде: әле үл­мәячәк­мен. Теге үләнне со­ңыннан күпме эзләп тә таба алмадык. Йөрмәгән болын, актармаган китап калмады. Тагын бераз аша­­­сам, тө­нәтмәсен эч­сәм, әллә терелеп тә беткән булыр идем. Шулай итеп, әбием белән мәчебез мине үлемнән алып калды.

Шаккатыргыч икенче вакыйга. Сария апа үзенең төпле акылы, олпат ирләр дә чишә алмастай тоелган проблемаларны да җиңел генә чишүе, авырлыкларга бирешмәве, беркайчан да борынын салындырып мескенләнеп йөрмәве белән дус-ишләре, танышлары арасында аерылып, күзгә бәрелеп тора иде. Берзаман халык арасында менә шул көләч, батыр хатын кисәктән генә бөтенләй аңлашылмаган чир белән авырый башлаган дигән сүз таралды. Без бер нәрсәдән дә курыкмый дип уйлап йөргән Сария апа, бераз гына тавыш ишетсә дә, чәчрәп куркып китә торганга әйләнгән. Бүтән бер җирдә дә түгел, бары тик үз өендә генә курка икән. өйдә үзе генә буламы, яки алтысы да җыелган чакмы — барыбер. Ишегалдыннан эчке якка аяк басуга, Сария апаны шундый караңгы шом баса, ул ни ятып, ни утырып тора алмый ди. Озакка киткән бу сәерлектән аптырагач, балалары аны больницага алып китәләр. җентекләп тикшергәннән соң невропатолог җитди чире юк, нервалары бераз какшаган, тиз үтә торган нәрсә дип, бер-ике төрле даруга рецепт язып бирә. Сария апа даруларны учлап эчсә дә, курку хисе чигенергә уйлап та карамый. Соңрак аңа йорт эчендә үзен күзәтәләр кебек тоела башлый. Бервакыт, йоклап китә алмый азапланып ятканда, янына этә-төртә бер кеше килеп ят­кан кебек тоела. Куркуыннан әче итеп кычкырып, урыныннан сикереп тора. Өйдәгеләр уянып, бөтен җир­не, хәтта шкаф эчлә­рен актарып карасалар да, шикләнерлек берни тапмыйлар. Шуннан газаплы төннәр башлана. Көндезләрен кемдер кү­зәтә кебек, ә төн­лә бу нәрсә аның ятканын көтеп кенә тора, йокыга китәм дигәндә генә, этә-төртә янына килеп ята. Сария апа моның бернинди дә саташу булмавын, өйдә алардан тыш ниндидер җан иясе яшәп ятуын тиз аңлый. үзенең дә нерва­лары тәртиптә икәнен, ә курку хисенең аңлашылмаган җан иясеннән аңа күчкәненә төшенә. Тик бу җан иясе белән нәрсә эш­ләргә икәнен генә белми. Инде бу хәлгә өйдәгеләр дә ыша­на башлый, чөнки алар берничә тапкыр Сария апа йоклый торган караватны, әле ул ятмаган чакта да, тузган, тәртипсез хәлдә күрәләр. Тора-бара бу хәл гаиләне яхшы ук ал­җыта, чөнки алар хәзер Сария апа йоклаганда алмаш-тилмәш аның тынычлыгын саклыйлар. Бу хәлнең кеше арасында таралуыннан да куркалар. Шулай да, хәзрәт белән киңәшеп алырга уйлыйлар. Аларны бик нык га­җәп­лән­дереп, хәзрәт мондый хәл турында беренче тапкыр гына ишетмәвен әйтә. Йортка азан әйтергә кирәк, үзем килермен ди. Килә, азан әйтә, догалар кыла. “әгәр моннан соң да йортыгызда тынычлык урнашмаса, тагын әйтерсез”, — ди. Өйдәге тынычлык өч көнгә дә сузылмый. Бу юлы теге җан иясе бөтенләй чамадан узып, Сария апаны караватыннан идәнгә тотып ата. Тагын хәзрәткә баралар. Бу юлы хәзрәт йорт почмакларына мылтыктан атарга куша. Шулай эшлиләр дә: бер аучыга ялынып, хәлне аңлатып, дүрт почмакка ау мылтыгыннан аттыралар. Аннан хәзрәт кабат азан әйтә. “Менә шушы хәлләрдән соң өйгә тынычлык кайтты”, — дип сөйләде Сария апа.

Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы.

tatyash.ru

Фото: пиксабай

Бәйле