Татарстанда ике атна авыр хәлдә яткан сабыйны коткара алмыйлар

-- Лэйсирэ

Түбән Камада дүртенче каттагы фатир тәрәзәдән егылып төшкән ике яшьлек бала үлгән. Бу турыда Түбән Кама Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Ике яшьлек малай җитди имгәнүләрдән 22 апрельдә кич белән вафат булган», – диелгән хәбәрдә.

«Татар-информ» апрель башында Түбән Камадагы йортларның берсендә дүртенче каттагы фатир тәрәзәсеннән ике яшьлек баланың егылып төшүен хәбәр итте. Баланы бик авыр хәлдә Түбән Кама шәһәре балалар хастаханәсенең реанимация бүлегенә китергәннәр иде.

Фото: пиксабай

Бәйле