Аш-су остасы Резидә Хөсәенова: “Матур яшәдек. Миңа бик авыр…”

-- Лэйсирэ

Аш-су остасы Резидә Хөсәе­но­ва­ны бар нәрсәне бул­дыра ала торган, көчле ханым дип уйлыйлар. Үзе ул: “Мин шундый көчсез кеше”, – ди. Ә шулай да эштә лидер, өйдә йомшак булырга тырыша.

– Резидә ханым, ирегез Фаязны сагынасызмы?

– Бик! Гел төшемә керә. Тө­шем­дә гел аның белән сөйләшәм. Берәр нәрсәне булдырып чыга алмасам: “Карчык, эшләмә бу әйберне, авыр”, – ди. Без 32 ел бик матур яшәдек.

– Кайда таныштыгыз?

– Поездда. Мин – Казаннан, ул Юдинодан утырды. Бер күрүдә мәхәббәт пәйда булды. Йөри торган егетем дә бар иде, аны да ташладым. Ике тапкыр күрештек тә, өченчесендә сорарга килделәр. Бик тиз тотты. Буа районы, Суыксу авылыннан иде ул (шунда җирләдек тә), ә мин Булнистан авылыннан… Балалар әтинең әнигә, әнинең әтигә карата булган мөнәсәбәтен күреп үсте. Улларым: “Әни, әтигә бәйләнмә!” – дип кенә торалар иде. Әтиләре йомшак күңелле булды. Өемдә рәхәт күрдем, ашарыма да пешереп куя иде. Матур яшәдек. Миңа бик авыр… Өч ел элек, 57 яшендә китте. Йөрәк өянәгеннән. “Майский” совхозында ветеринар табиб булып эшләде. Каенана әниемне дә 90 яшендә җирләдек.

Акыллы, сабыр, кырыс булган, диләр ирегезне…

– Бик чибәр иде. “Вконтакте”, “инстаграм”, “фейсбук”та фотоларыбыз тулган иде. Күп фотоларны алдым. Тормышыбызга күз тиде. Күз тию бар ул. Эх, сагынып искә алырлык әйберләр күп. Осиново бистәсендәге йортыбызны бергә салдык. Һәр әйбер аны хәтерләтә. Хәзер капканы ачып керәм. Элек капка ябык булмый иде. Ашарга пешкән, якты өйгә керә идем. Хәзер караңгы йорт каршы ала, ялгызлык үтерә. Берүзең. Улым дәүләт хезмәтендә. 11нче яртыларда гына кайта.

– Димләүчеләр юкмы?

– Хәбәр салганнары да юк. Госман хәзрәт белән аралашабыз, ул: “Син үзең бүре кебек торасың, яныңа кеше китермисең”, – ди. Фаяз кебек ирне таба алмыйм. Күңелем эзләми, маңгай күзем күрми. Тәкъдиргә язылган булса, күңел күзе ачылыр, бәлки.
Резидә Хөсәенова: “Ир белән бәхәсләшү яхшылыкка алып бармый. Иреңне тыңла, әкрен генә үзеңнекен эшлә. Гаилә дә тузмас, балалар да ялгыз үсмәс”, – ди.

Резидә ханым, кияүгә чыкканчы юньсез ирне белеп буламы?

– Юньсезлек геннардан килә ул. Мәҗлесләрдән соң икенче көнне ирең баш төзәтсә, ул кешедән куркырга кирәк.

Ирен кулда тоткан хатыннар да бар, алар көчле ханымнармы?

– Алар усалдыр. Явыз, усал хатыннар була. Үземне андыйга санамыйм.

Ә яхшы ирләр ничек пәйда була?

– Яхшы ирне акыллы хатыннар үзләре ясый.
Резидә ханымның уллары – Фаил белән Наил. Олы улы тор­мышлы булган. Наил белән икәү яшиләр. Анысы өйләнергә җыенмый. “Мине хөрмәт итә торган кызлар юк әле”, – дип әйтә икән.

– Улларыгыз тәртиплеме соң?

– Тәртипле. Әмма әни кешегә кыз бала кирәк. Улларым белән дус-тату яшибез, бизнесны алып барырга булышалар.

– Сез бит бизнес леди. Ничек башлап җибәргән идегез?

– Өчпочмак, пәрәмәч сатып. Хәзер ике рестораным бар. Берсе Шмидт урамында, икенчесе Осиново бистәсендә – банкет залы. Никах ашлары үткәрәбез. Баштарак авыр булды. Коммуналь түләүләр, газы, уты-суына… Электрга гына аена 30-40 мең түлибез.

– Хәзер авыр мизгелләре бармы?

– Гел очрап тора. Һәркөнне диярлек ризыкның бәясе арта. Гел бәяләрне алыштырып торабыз. Күп танышларым ресторан алып карадылар, эшли алмадылар. Сәләт, эшеңне күңелең белән яратырга кирәк.

– ТНВдан “Тәмле булсын” тапшыруын алып барасыз. Универсиадага “Тәмле бул­сын” исемле китабыгыз чыкты. Гел пешерүдән туй­мыйсызмы?

– Пешерергә бик яратам. Йөрәгеңне бирергә кирәк.

Кайвакыт телевизорда ризык әзерләгәндә перчатка киясез.

– Тырнагым буялган була, шуны күрсәтәсем килми. Кулны кисеп җибәрмәс өчен дә перчатка уңайлы.

– “Аш-су” тапшыруларын карыйсызмы?

– “Домашний”дан карыйм.

Күп тапшыруда хатын-кыз тузган чәч белән йөри.

– Чәч җыелган булырга тиеш. Ничек кенә җыеп торсаң да, таманга туры килә әле. Шул хатын-кызларны күргәч, эх, башларына яулык бәйләтер идем, дип куям.

– Гадәттә, пешекче дигәч, таза гәүдә­ле хатын күз алдына килә, ә сез зифа буйлы. Диетада утырасызмы?

– Гаиләбездә тазалар юк. Кайбер кеше гомер буе диета тота – бик авыр бу. Кышын чаңгыда йөрим. Мәктәптә чаңгы ярышында беренче-икенче урыннарны ала идем.
Резидә Хөсәенова өч тапкыр Америкада булган. Сан-Франциско шәһәрендәге Сабан туенда татар халык ашлары пешергән.

– Америкада да ресторан ачмыйсызмы соң?

– Ачмыйм. Мал артыннан куа торган чак түгел, үтте.

– 2008 елда “Нечкәбил” конкурсында җиңеп чыккан идегез.

– Әйе. “Алтын Нечкәбил”не алдым. Гаиләмнең тигез вакыты. Ирем, ике улым. Видеолар калды. Истәлек. Милли киемнәр белән катнаштым. Каенана, үз әнием дә шунда иде. Бу конкурс хатын-кызны бизи, беренче урынны бирделәр, Аллага шөкер.
“Аш-су остасы булу авыр һөнәр, – ди Резидә ханым. – Көне буе аяк өсте, баш, кул эшли. Өеңдә булган проблемаңны эшкә алмыйсың. Пешекчеләремә: “Өйдәге проблема эшкә килмәсен”, – дим”.

– Әти-әни, туганнарыгыз?

– Без – җидәү, мин – алтынчысы. Бер абыебыз мәрхүм. Өч кыз, өч егет калдык. Әниемнең үлгәненә бер ел була. Әти – заготовитель (әзерләүче) иде. Терлек суя, сата идек. Кечкенәдән Казан базарына йөри идем. Сатарга өйрәндем. “Резидә белән барсам, юлым уңа”, – ди иде мәрхүм әти.

Авылда йортыбыз бар. Кеше тормый. Коръән укытабыз.

* * *

Әңгәмә «Акчарлак» газетасының архив саннарыннан алынды, 04 май 2017 ел № 17

Бәйле