«4 яшьлек кызны бәхетле балачак көтеп тормый»

-- Лэйсирэ

Бу язма әниебез Мостафина Хәтимә Хәмзә кызы сөйләгәннәрдән язып алынды. Ул 1937нче елны Аксубай районы Иске Ибрай авылында дөньяга килгән. Сугыш башланганда аңа бары 4 кенә яшь булган. Бүген инде ул 82 яшен тутырды.

Әниебез бүгенге тормышына карый да, шатланып, шөкер итеп туя алмый. Өстәл тулы ризык, нәрсә киям дисәң, шул бар. Безне дә, балаларын һәм оныкларын шушы матур тормышка канәгать булып, бар булганына шөкер итеп яшәргә өнди.

Табигатьтә яз сулышы. Тиздән шау чәчәккә күмелеп май ае, Җиңү Көне җитәр. Бу көн якынлашкан саен, әниебез хатирәләр дөньясына чума. Без, балалары һәм оныклары, аның сугыш еллары хатирәләрен кабат-кабат тыңлыйбыз. Ә алар 1945нче елның май аена барып тоташа…

Иске агач мәктәп тәрәзәләреннән назлы май кояшы елмая. Табигатьнең яшеллеккә күмелгән мәле. Бу май гади генә түгел шул, ә Бөек Җиңү көнен алып килгән ай. Шуңа да бу көннәр аеруча ямьле тоела. Парта артында утырган икенче класс укучыларының да дәрестә гамьнәре юк. Алар, дулкынланып, әтиләре кайтыр көнне көтәләр. Шулар арасында кечкенә кыз Хәтимә дә бар. «Хәбәрсез югалды» дигән шомлы хатны алуларына да инде ничә ел үткән. Тик бала күңеле бала күңеле шул инде. Сугыш афәте аларны ач-ялангач калдырса да, гөлчәчәктәй матур үтәсе балачакларын рәхимсез урласа да, киләчәккә өмет-хыялларын урлый алмаган шул. Шуңа да, кечкенә кыз әтисен барыбер көтә.

Әнә бүген партадаш кызы мәктәпкә килмәгән. Аларда бүген зур шатлык ди, чөнки әтисе кайткан. «Әтием генә тизрәк кайтсын, мин дә ул көнне дустым сыман килми калырмын», –дип уйлый укучы кыз. Икенче көнне партадашы буяу карандашлары күтәреп килгән. Ә үзенең күзләрендә нур балкый, елмаюын яшерә алмый. Шушы «Герман» карандашларын аңа әтисе сугыштан бүләк итеп алып кайткан икән бит. Әниебез дус кызы өчен шатланса да, кабат үз уйларына чумган. «Әтием миңа да, һичшиксез, шундый буяу карандашлары алып кайтмый калмас. Ул аларны бик кадерләп кенә мәктәпкә алып йөрер. Андый матур карандашлар белән рәсем ясавы да бик рәхәттер шул», – дип хыяллана. Ә иң мөһиме: әтисен күрәчәк бит ул. Кинәт аның башына: «Ә мин әтиемне танырмын микән, ул киткәндә мин кечкенә идем бит әле», – дигән уй килә. Ул әтиле көннәрен искә төшерергә тырыша.

Менә әниләре аш өлгерткән, кискән токмачны салыргамы-юкмы дип тәрәзәдән әтиләре кайтуын көтә. Әти кайтмыйча ашарга утырыш юк, чөнки өйдә ул иң олы кеше. Кайтып кереп, «кызым» дип кочаклаулары һәм чәнечкеле яңаклары тиеп китүе истә. Әтиләрен сугышка озату көне дә хәтергә уелган. Ат арбасына утырып, әтиләрен авыл буйлап озата алар. Ул вакытта нинди зур афәт, кайгы килгәнлеген 4 яшьлек сабый күңеле аңлап та җиткермәгәндер. Әтиләре моңсу күзләрен аска төбәгән. Ара-тирә күтәрелеп карый да: «Кызым», – дип эндәшә, кайгыга буылып, яңадан башын аска иеп баруын дәвам итә. Мәңгелек аерылышу икәнен сизгәндер күрәсең.

Алда инде 4 яшьлек кызны бәхетле балачак та, әтиле тормыш та, иркә гөл сыман үсү дә көтеп тормый. Тиздән шушы авыр тормышка кечкенә энесе Вагыйз дә дөньяга килә. Әниләре көне-төне эштә. Энесе үсә төшкәч, алабутадан пешкән аш яки ботка ашап, яланаяк уйнарга чыгып китүләрен күреп, әниләренең йөрәге күпме әрнеде икән?! Көздән калган черек бәрәңге ашаулар да, барысы-барысы да тоташ бер караңгылык булып күңелдә уелып калган. Җитмәсә, шушы сугыш афәтенә тагын бер кайгы өстәлгән. Әбиләре төнлә чыра яндырып тышка чыкканда ут төшеп, өйләре янып көлгә калган. Болай да авыр тормыш өстенә, өйсез калып, әле бер, әле икенче кеше өстендә кунып йөрү кайгысы да өстәлә. Ничекләр исән калып, ничекләр ач-ялангачлыкка бирешмичә үтелгәндер ул көннәр?

Әтисен искә төшереп, хатирәләргә бирелеп утырганда укытучы апаларының: «Дәрес бетте, балалар, өйләрегезгә кайтырга ярый», –дигән тавышы бүлә. Көн артыннан көннәр үтә. Тик әтиләре икенче көнне дә, өченче көнне дә кайтмый. «10нчы классны тәмамлаганчы әтиемне көтүдән туктамадым, кайтыр диеп көтеп яшәдем», – дип сөйли әниебез.

Заман да үзгәрде, киемнәрнең дә матуры алынды, ручка-карандашларның төрлесе сатуга чыкты. Тик нигәдер, әтисе исән-сау кайтып: «Кызым, кайттым бит мин», – дип кочаклап бүләк итә алмый калган «Герман» карандашлары гына әниебез йөрәгендә яра булып уелып калган. Ул яра һәр Җиңү көне җиткән саен кабат-кабат яңара шул…

Язмамны тәмамлап, чәчкәдәй матур балачакларын күреп үсә алмаган сугыш чоры балалары, аларның яшьли тол калып, гомер буе ялгыз яшәгән әниләре һәм сугыштан кайта алмый калган әтиләре алдында баш иям.

Венера МӨХӘММӘТШИНА,

Түбән Кама шәһәре, Безнең гәҗит

Бәйле