«Авыртуга түзә алмыйча, таптырыгыз инде, дип еладым. Баксаң…»

-- Лэйсирэ

“Баламны бик тә көтеп алдык. Авыру булып туар дип башыма да килмәде, – ди Казанда яшәүче Гөлсия Щукина. – Улымны вакытыннан алда таптым. Әле дә хәтеремдә – тулгак белән ике тәүлек йөрергә туры килде. Хәлем бик авыр иде. Табиблар таптырырга ашыкмады. Вакыты җитмәгәч, шулай эшләгәннәрдер инде. Авыртуга түзә алмыйча, таптырыгыз инде, дип еладым. Баксаң, балага кислород җитмәгән булган. Без моны хәзер генә аңлый башладык…”

Гөлсиянең улы Риналь 31 атнадан 1 кило да 900 грамм булып дөньяга килә. Аны шундук реанимация бүлегенә салалар.

– Балабыз кечкенә вакытта гел салкын тиеп авырды. Хастаханәдән чыкмадык та. Инде югалтабыз икән дигән чаклар булды. Әмма улым бирешмәде. Әле хәзер дә яшәргә тырыша, – дип сөйли Гөлсия. – Алты ай чагында утырмаганын күреп, чаң суктым. Табибларга күрсәтә башладык. Иртә туганга шундый ул, дип тынычландырдылар. Әмма алай булып чыкмады. Бер яшьтә ДЦП диагнозы куелды. Шуннан соң, ЛФК, массаж ала башладык. Күп кенә тер­нәкләндерү үзәк­ләрендә булырга туры килде. Кая гына барсак та, улым уңай якка үзгәреп кайта.

Риналь кашык тотарга, аякларында басып торырга өйрәнгән. Әнисе, акылына зыян килмәгән, башы бик яхшы эшли, ди. Сөйләшә дә икән. Аяклары гына тыңламый үзен. Әмма табиблар аның йөреп китәсенә ышандыра.

– Балама гел минем ярдәм кирәк. Шуңа да ирем генә эшли. Бар булган акчабыз улымны дәва­ларга китеп бара. Хәзер тернәк­лән­дерү үзәкләренә бару да кыйм­мәт­кә төшә. Күбрәк кайда арзанрак, шул үзәкне сайлыйбыз, – ди Гөлсия. – Әлегә Йошкар-Олада дәвала­на­быз. Әгәр күнегү­ләр ясалмый торса, баланың буыннары ката. Шуңа күрә өйгә кайткан да юк. Бер клиникадан икенчесенә күчеп йөри­без. Улым йөрергә бик тырыша. Табиб­ларның өметләндерүе үземә дә көч бирә. Ничек тә улымны аякка бастырасы иде, дим. Ирем Риназ да безнең тизрәк өйгә кайтуыбызны, балабызның атлап китүен көтә. Күңелебез сизә – Риналь әле безне сөендерәчәк. Тик менә дәвалану курслары гына кыйммәт. Безгә июнь башына кадәр 235 мең сум акча җыярга кирәк. Шуңа да мәр­хәмәтле кешеләргә мөрә­җәгать итәргә булдык. Балабыз­ның язмышына битараф булмасагыз иде.

4 яшьлек Ринальгә ярдәм итүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
Карта Сбербанка 4276 8620 3881 3061 на имя Щукиной Гульсии.
Яндекс кошелек: 410014041477526.
Мегафон: 89270377937.
Группа помощи: https://vk.com/club146734770.
Группа в инстаграме: gulsiiashchukina.

(Гөлгенә Шиһапова/“Ватаным Татарстан”, /№ 64, 01.05.2019/)

Бәйле