Казанда бер хатын “бозым чыгарыр” өчен 2 миллион сум түли

-- irina

Казанда 60 яшьлек  хатын “Бозым чыгарыр” өчен 2 млн сум акча түләгән, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте. 30 апрельдә «Горки» полиция бүлегенә хатын гариза белән мөрәҗәгать итә. Ул агымдагы елның февраль аенда аңа билгесез кешеләр шалтыратуын һәм аларның күрәзәче булуын сөйли.

— Җинаятьче пенсионерга  бозым салынуын әйтә. Һәм үз ярдәмен тәкъдим итә.  Ләкин “күрәзәче” бозым чыгару өчен акча кирәк булачагын да остәп куя. Хатын аңа 2 млн сумга якын акча күчерә, — дип сөйләделәр ведомствода.

Әлеге факт буенча » Караклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды, тикшерү бара.

ФОТО: PROKAZAN.RU

Бәйле