Ресторанда төтен чыгу аркасында 15 кеше эвакуацияләнде

-- irina

1 Май кичендә Казанда «Пражский клуб» рестораныннан 15 кеше эвакуацияләнде. Барлык килүчеләргә төтен чыгу аркасында бинаны ашыгыч рәвештә калдырырга  туры килде, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Сигнал коткаручыларга 18.48 сәгатьтә килә. Һәлакәт булган урынга килү өчен янгын сүндерүчеләргә 10 минуттан да ким вакыт кирәк булган.  Кухняда вентиляцион торбада май яна. Шуның аркасында  каты төтен чыга һәм бинаның түбәсе өстенә күтәрелә.

Янгын оператив рәвештә сүндерелде, зыян күрүчеләр юк.

Фото: pragavkazani.ru

Бәйле