«Кызу язгы чәчү өстендә нинди ярыш ул…?» — Актанышта меңнән артык кеше тамашага җыелган

-- Гузель

Актаныш районының Иске Байсар җирлегендә дүртенче тапкыр оештырылучы  “ДЖИП СПРИНТ 116”  исеме алган машиналар ярышы быел озын май бәйрәмнәренә туры килеп, катнашучылар һәм тамаша кылучылар саны буенча абсолют рекорд куйды. 

Рәдис Хашимов һәм  «Каматранснефть» җәмгыяте башлангычы белән нигез салынган әлеге бәйге 2016 елда нибары 8 автоузышчы катнашында узган иде. Ул вакытта  экстремаль ярышның дүртенчесендә үк катнашучылар саны 6 тапкырга артыр дип фаразлаучылар булдымы икән? Хәер, булгандыр да! Татарстанда бердән-бер булган бу ярышны  чит төбәкләрдә, чит республикаларда яшәүчеләр дә үз итте.

Быел Актаныш, Яр Чаллы, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, хәтта Башкортстан, Удмуртия  республикаларыннан, Пермь, Екатеринбургтан килгән катнашучылар да бар иде – география киңәя,  дан тарала, юлсыз юлда ярышучыларны тамаша кылучылар арта. Сүз уңаеннан, бу  ярышка килүчеләр саны да мең генә түгел иде – Сабантуй бер читтә торсын!

Район башлыгы Э.Н. Фәттахов та халык белән бергә тамаша кылды.
—    Күпләр кызу язгы чәчү өстендә нинди ярыш ул дияргә дә мөмкин. Әмма Актаныш районында язгы чәчү бернинди тоткарлыксыз, уңышлы дәвам итә. Бүгенге көнгә 75% мәйданда ул инде башкарылган. Халыкка ял, бәйрәм дә кирәк – теләге булган һәркем машиналар узышын күзәтә ала, — диде ул.

Быел юлсыз юл ярышының трассасы да үзгәрешләр кичергән. Язның шактый иртә килүе, җирнең ярыйсы ук кибеп бетүе дә оештыручыларга күпмедер өстәмә мәшәкать тудырган — экстремаль шартлар булдырыр өчен махсус сулыклар, баткак урыннар да ясарга туры килгән.

 

Актаныш-информ

Бәйле