Май аенда барлыгы 13 көн ял итәбез

-- irina

Җиңү көне уңаеннан  киләсе атнада Россия халкы 9-12 май көннәрендә ял итәчәк.

Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Бу киләсе эш атнасы өч көн, ягъни,  6 майдан 8 майга, чәршәмбегә кадәр дәвам итәчәк дигәнне аңлата.

8 майда эш көне бер сәгатькә кыскартыла.

Быелгы май ае ял көннәре саны буенча рекордлы булачак. 31 көннең 13 көне — ял. Моннан күбрәк яллар гыйнварда, 14 көн булган.

Озак яллар 5 һәм 6 гыйнвар, 23 февраль ялларын күчерү белән бәйле.

Фото: соцсети

Бәйле