Җиңү көне уңаеннан киләсе атнада Россия халкы 9-12 май көннәрендә ял итәчәк.
Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Бу киләсе эш атнасы өч көн, ягъни, 6 майдан 8 майга, чәршәмбегә кадәр дәвам итәчәк дигәнне аңлата.
8 майда эш көне бер сәгатькә кыскартыла.
Быелгы май ае ял көннәре саны буенча рекордлы булачак. 31 көннең 13 көне — ял. Моннан күбрәк яллар гыйнварда, 14 көн булган.
Озак яллар 5 һәм 6 гыйнвар, 23 февраль ялларын күчерү белән бәйле.
Фото: соцсети