Иртәгә, 4 майда Татарстанда урыны белән яшенле яңгырлар булуы көтелә. Көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәгенең һава шартлары бозылу турындагы хәбәрендә әйтелә.
Татарстан синоптиклары фаразлары буенча, иртәгә аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән яңгыр явачак.
Төнлә республикада 6 градус җылы булачак. Көндез 18-23 градуска кадәр җылытачак.
Фото: Татар- информ