Помидор куаклары шәп итеп уңыш бирсен өчен…

-- Лэйсирэ

Помидор куаклары тизрәк чәчәккә бөреләнсен өчен, ике тапкыр, бер атна аралык белән, түбәндәге катнашманы сибегез: 15 гр калий монофосфаты, 10 гр бор кислотасы, 1 ампула циркон, 1 ампула 40 процентлы глюкоза эремәсе һәм ябышкак препарат (кибеттә прилипатель дип сорагыз) кушып болгатыгыз.

Ябышкак препарат урынына шулай ук бакчачылар өчен кирәк-ярак­лар сатыла торган кибеттән яшел сабын алырга була. Ул тюбикларда сатыла, дозасы язылган була.

Җимеш төймәләнә башлаган ва­кытта түбәндәге катнашманы сибе­гез: 9 литр суга 1 литр сөт, ярты чәй кашыгы бор кислотасы, (алдан ярты стакан җылы суда эретегез), 10 тамчы йод салып болгатыгыз. Әлеге катнашма бер үк вакытта авыруларны булдырмаска да булыша, уңыш бирүчәнлекне дә арттыра һәм томатларны баллы итә. Өч этапта сибәргә кирәк: чәчәк бөресе барлыкка килгәч, чәчәк атканда һәм җимеш бирә башлагач. Әмма шуны истә тотыгыз: фосфор белән тукландыру булмаганда, бор кислотасы начар үзләштерелә. Фосфорсыз гына борны кертүдән мәгънә юк. Шуңа да, катнашманы сибәргә ике көн кала, калий монофосфаты белән эшкәртегез. Яфракларына сибәр өчен – 10 литр суга 15 грамм, төбенә 10 литр суга 20 гр кушыгыз.

Руниза Закирова, Казан. Шәһри Казан

Бәйле