Казан марафонында чабышчы вафат булган

-- irina

Казанда марафонында  Владимир өлкәсеннән килгән 38 яшьлек чабышчы вафат булды. 21 километрга араны узганда ул аңын югалта. Ашыгыч ярдәм машинасы  аны КФУ университет клиникасына илтә, анда табиблар аңа ярдәм итергә тырышалар, тик нәтиҗәсе булмаган. “Чабышчы  йөрәк тукталышыннан үлгән” —  ди белгечләр.

 

Артем Петров Заклязьменский бистәсеннән, калган катнашучылар белән бергә Казан урамнары буйлап берничә чакрым йөгереп үтү өчен килгән. Чабыш вакытында, финишта диярлек, ир-атка начар була һәм ул аңын югалта.

Фото: prokazan.ru

Бәйле