Бүген эш атнасының соңгы көне. Һәркем өенә иртәрәк кайтырга ашыга. Мин, җитәкче булгач, гадәттәгечә, иң соңыннан кузгалам. Барысын да күздән кичереп ишек тоткасына тотынгач, сәгатемә күз салдым. Алай да бүген иртәләгәнмен икән. Ярар, кузгалыйм, әле җиде чакрым кайтасы да бар.
Дөрес, ишек төбендә җиңел машинам көтеп тора. Әнә, Нәфисә апа да чыккан: ялга каршы безнең авылда яшәүче кызына кунакка җыенган. Иртүк сорап куйган иде инде. Янымда юлдаш булганны яратам мин. Гадәтемчә, әкрен генә тавышка радиоалгычны ачып куйдым да юлга кузгалдык. Яшь кенә бер җырчы моңланып, “Беренче мәхәббәт”не суза:
Онытылмый беренче саф мәхәббәт,
Онытылмый Агыйдел сылуы
– Авыз сулары корый инде шул мәхәббәт дип. Бармыни соң ул мәхәббәт?! – дип әйтеп куйды Нәфисә апа.
– Ник алай кистереп кире кагасың, Нәфисә апа? Бер дә яратканың булмадымыни соң синең?
– Әллә тагын. Тора-бара ияләнәсең инде ул. Шулдыр инде ул ярату дигәннәре. Хәзерге яшьләр бигрәк сәер: сине яратмыйм, тегене яратам, диләр дә, аерылышалар да куялар. Шулай түгелмени? Менә син яратасыңмы үзеңнең Булатыңны?
– Минме? Яратам, билгеле. – Үзем шулай дидем дә уйга калдым: чынлап та яратаммы, әллә, Нәфисә апа әйтмешли, ияләнү генәме… Йөрәк ничектер сулкылдап куйды. Әйе, башкаларны ялганласаң да, йөрәкне алдап булмый шул. Ул – синең беренче тапкыр сөю-сөелүеңнең, йокысыз төннәреңнең, кайнар күз яшьләреңнең шаһиты.
– Яратам бугай, яратамдыр… – Минем ни өчендер Нәфисә апага ачылып барысын да сөйлисем килеп китте. – Без Булат белән бербөтен була алмаган ике ярты. Менә егерме биш ел була икән инде яшибез шулай.
– Алай да буламыни? – диде Нәфисә апа, кызыксынулы карашын миңа төбәп.
Була икән шул, Нәфисә апа.
Ә радиоалгыч, мине үчекләгәндәй, һаман шул юлларны суза: “Онытылмый беренче саф мәхәббәт”… Мин беразга тын калдым. Күз алдымнан кинодагы кадрлар кебек бер-бер артлы тормышым чагылып үтте. Үзем шул кадрларны карыйм, үзем әкрен генә сөйләп барам.
Шәүкәт белән мин Казанда таныштым. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, университетка керергә дип Казанга килдем. Беренче имтихан. Чират көтеп тәрәзә янында торам. Яныма бер егет килде дә:
– Сездән соң чират алдылармы әле? – дип сорады.
– Юк.
Ярар, мин булырмын. Мин Шәүкәт булам, ерак Себердән үк, – дип үзе белән таныштырып та алды ул.
– Ә минем исемем – Нәзирә. Кукмарадан, – дип мин дә үзем белән таныштырдым.
Һәм шул көннән без дуслашып киттек, гел бергә булдык. Икебез дә, имтиханнарны бик җиңел генә биреп, география факультетына укырга кердек. Дуслыгыбыз мәхәббәткә әверелде. Биш ел гел бергә булдык, җәйге ялларда безне аерган меңнәрчә чакрымнарны, сагыну хисләрен җиңәрлек хәйләне дә таптык без. Шәүкәт инде. Бик хыялый, шигъри күңелле иде ул. Ул чакта хәзерге кебек интернеты да, кәрәзле телефоннары да юк иде бит әле аның.
– Синсез нишләрмен инде мин җәй буе? – дидем мин беренче тапкыр аерылышканда.
Мин дә сагынырмын сине, – диде ул моңсуланып. – Беләсеңме, Нәзирә, без ни эшлибез? Әнә, күккә кара әле, күрәсеңме ай янында безгә бер йолдыз күзен кыса. Әйдә, безнең йолдыз булсын ул. Һәр кич бер-беребезгә әйтәсе сүзләребезне үзебезнең йолдызга сөйләрбез, ә ул безгә җиткерер. Бу миңа ошады. Һәм без шулай эшләдек тә. Без икебез, илебезнең ике ерак почмагында озын-озак җәйге ялларда бер-беребезгә серләребезне йолдызыбыз аша җиткереп, аерылышу көннәрен якынайта идек. Дүрт җәебез шулай узды. Ә бишенче җәйдә без бергә булырга вәгъдә бирештек. Шәүкәт үз ягына кайтып китте. Хатлар аша сөйләшенгән, килешенгән. Ара ерак булгач, кыз сорауны да, никахны да, туй мәҗлесен дә берьюлы гына оештырырга булдык…
Мин сөйләүдән туктап калдым. Әйтерсең, күземә килеп тыгылган яшьләр кадрларны тоныкландыра, төссезләндерә иде. Юл читенәрәк чыгарып машинамны да туктаттым. Нәфисә апа да хәлемне сизеп ашыктырмады. Бераз тынычлангач, сурәтләр ачыклана төште. Мин дәвам иттем. Кызу эш вакыты булса да, туйны август башына билгеләдек: беренче сентябрьдә безгә бер гаилә булып Себергә – Шәүкәтнең туган ягына эшкә китәргә кирәк иде. Юллама буенча укыгач, ул, районына кайтып, өч елын эшләргә тиеш. Ә мин үзем укыган мәктәпкә сорадым, чөнки моннан китүе миңа җиңелрәк булачак иде. Иртәгә туй диясе көнне станциягә кунакларны каршы алырга киткән олы абый үзе генә кайтты. Ни булды икән? Хәзерге вакыт булса, кәрәзле телефонның төймәләренә генә басып, нәрсә булганын белер идең дә. Ә ул вакытта Шәүкәт шалтыратырга кирәк булса, егерме чакрымдагы почта бүлекчәсенә барырга кирәклеген, анда да кайвакыт бөтенләй элемтә булмавын да әйтә иде. Шуңа күрә бик озак булса да, өе белән ул хатлар, телеграммалар аша хәбәрләшеп тора иде. Чынлап та, бер-бер хәл булса, телеграмма җибәрә ала иде бит ул. Димәк, ул башканы тапкан. Минем башка нәкъ менә шундый уй килде. Көнем елап узды. Кичен, йолдызым белән сөйләшергә дип, бакчага чыктым. Әмма ул да, минем белән сөйләшергә теләмичә, болыт артына кереп качты. Тагын буам ерылды: рәхәтләнеп еладым. Тирә-ягымда беркем дә юк дип уйлаган идем. Кемнеңдер куллары җилкәмә кагылуга сискәнеп киттем:
– Шәүкәт!
Юк, Шәүкәт түгел әле бу, Нәзирәкәй-кара күзкәй.
– Булат абый…
– Кара, таныдың бит, әй.
– Танымыйча, син генә мине шулай атыйсың бит, Булат абый.
– Нәзирәкәй-кара күзкәй, зур үстең бит инде хәзер, укып чыктың, укытучы булдың. Нинди абый булыйм инде мин сиңа. Булат кына дип дәш яме.
– Ярар, Булат абый, әй лә, Булат.
Тукта, тукта, ни эшләп күз төпләрең юешләнгән әле синең? Кем кыерсыткан минем күрше кызын?
Минем яңадан күңелем тулды, янә елый башладым.
Йә инде, Нәзирәкәй-кара күзкәй, елап, мин яраткан күзләреңнең каралыгын бетерәсең бит. Ярар, сөйләп тормасаң да була, авылда сер буламыни? Хәбәрдар мин синең хәлләр белән.
Булат абый белән таңга кадәр сөйләшеп утырдык. Мин кереп ятканда, кояш чыгып килә иде инде. Иртән күрше Фәүзия апа белән әнкәйнең сөйләшкән тавышына уянып киттем.
– Булат иртәгә китәргә тиеш. Германиягә җибәрәләр. Хәрбиләр бит приказга буйсына: көндезге уникедә Казанда хәрби комиссариатта булырга тиеш. Беләсеңме, Вәсилә, мин бик зур йомыш белән кердем бит әле: Булатка Нәзирәне яучыларга… – Фәүзия апа тынып калды.
Белмим шул, күрше. Нәзирә Шәүкәтне ярата бит. Нәрсә булганын да белмибез бит әле.
Мин:
Мин риза! – дип кычкырганымны сизми дә калдым. Бөтен дөньяга, ерак Себергә Шәүкәткә ишетелерлек итеп кычкырасым килде минем бу минутта.
Никах укылды, билгеләнгән туй булды. Түрдә кияү урынында гына янәшәмдә Шәүкәт түгел, ә Булат утырды. Икенче көнне тимер юл вокзалында идек инде. Поездга кереп әйберләрне урнаштыргач, тәрәзәгә күз салдым. Ә анда як-ягына карап, кемнедер көтеп Шәүкәт басып тора иде. Аның янәшәсендә – туганнары. Мин ишеккә омтылдым… Һәм шунда ук туктап калдым. Мин бит башканыкы, мин бит аңа хыянәт иттем. Тук-тук-тук… Тизлеген арттыра барган поезд тәгәрмәчләре тавышына йөрәгемнең дөп-дөп тибүе килеп кушылды. Һәм Шәүкәтнең эзләнүле карашы белән бу дөпелдәү мине гомерем буе озатып бара. Тагын тынып калдым. Дөп-дөп-дөп… Йөрәк тавышым гына ишетелә кебек.
Нәзирә Әхәтовна, Шәүкәт белән яңадан очраштыгызмы? Нишләп туегызга соңга калган соң?
Юк, Нәфисә апа, әллә язмышның мине кызгануы, әллә, киресенчә шаяруымы, миңа аның белән очрашырга туры килмәде. Ә теге көнне безгә барганнар алар. Соңаруларының сәбәбен дә аңлатканнар. Ыгы-зыгы килеп җыенып ятканда абыйсының биш яшьлек улы юкка чыкканын да сизми калганнар. Кемнәрдер ике иптәше белән тайгага кереп киткәнен генә күреп калганнар. Һәм бөтен авыл белән балаларны эзләргә киткәннәр. Бер тәүлектән соң гына табып алып кайтканнар. Мин киттем, ул килгән. Гел шулай булды. Биш елдан соң группадашлар очрашырга тиеш идек. Билгеләнгән вакытка кайтып җитә алмадым. Ул киткән, мин кайтканмын. Аннан соң Булат хәрби хезмәттән китте. Монда кайтып төпләндек. Биредә дә чак-чак кына очрашмый калдык без Шәүкәт белән. Мәскәүдән фәнни конференциядән кайтканда тукталган ул. Мин укучыларым белән ун көнгә сәяхәткә киткән идем. Булат кунак итеп җибәргән. “Ике көннән кайта, көт“ дигән ул. Кичектергесез эшләре булуын, билгеләнгән вакытка кайтып җитәргә тиешлеген әйтеп, саубуллашып китеп барган. Гомерен фәнгә багышлаган, өйләнмәгән. Тагын язмыш безгә очрашуны насыйп итмәде: тагын ул киткән, мин кайттым… Бар да әйбәт кебек: тормышыбыз җитеш, бер ул, бер кыз үстердек. Балаларның үз тормышлары. Озакламый лаеклы ялга чыгып, оныклар тәрбияләп кенә ятасы… Ә менә шулай булса да, икебез дә бербөтен була алмаган ике ярты икәнебезне гомеребез буе аңлап яшәдек. Үзең нәтиҗә яса инде, Нәфисә апа, бармы ул мәхәббәт, юкмы…
Нәфисә апа белән икәүләп, үз уйларыбызга бирелеп бераз утыргач, машинамны кабыздым. Кайтырга кирәк, Булат көтә торгандыр…
Розалия КӘРИМОВА