Нигә Ваһапов фестивале 15шенә 15не туры китерә, хикмәт сандамы, әллә гала-концерттамы? [видео]

-- Гузель

7 майда бөек татар җырчысы, ТАССР халык артисты Рәшит Габделваһап улы Ваһапов туган көн. Рәшит Ваһапов — татар халык җырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен иң оста башкаручыларның берсе.

Ул матур тембрлы көчле тавышка, милли музыка мирасының алтын фондына кергән әсәрләрне тыңлаучыга бөтен тирәнлеге белән җиткерү сәнгатенә ия була. Милли вокал-концерт сәнгатенә нигез салучыларның берсе буларак, ул татар музыка культурасын үстерүгә зур өлеш кертә, актив концерт эшчәнлеге алып бара.

2004 елдан башлап, ел да, Рәшит Ваһапов истәлегенә халыкара фестиваль оештырыла.

Быел Ваһапов фестиваленә — 15 ел! Конкурсының җиңүчеләре, фестивальның танылган лауреатлары һәм махсус кунаклар — 15 май С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Ваһапов фестиваленең ХV юбилей Гала – концертында чыгыш ясаячак.

Ваһапов фестивале — хәзерге заман татар җыр сәнгатенең иң мәшһүр брендларының берсе. Фестивальның төп бурычы — профессиональ җыр сәнгатен һәм сыйфатлы милли эстраданы үстерү.  Гала-концертта татар сәнгатенең легендалары белән беррәтән фестивальның популяр лауреатлары һәм Ваһапов фестивале конкурсының яңа,  өметле җиңүчеләре чыгыш ясаячак.

Бу кичтә оркестрга кушылып җырланган классик әсәрләрне дә, халык җырларының яңача яңгыравын да ишетергә мөмкин булыр. Сәхнәдә Рәсәй һәм СССРның легендар баритоны Ренат Ибраһимов, Урта Азия сандугачы Роза Рымбаева, дөньякүләм танылган Ла Скала опера театры солисты Рүзил Гатин, «Алтын битлек» театраль премиясе лауреаты Илһам Вәлиев, популяр җырчылар Рөстәм Асаев белән Гөлназ Асаева, Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов, Руслан Сәйфетдинов, Сиринә Зәйнетдинова, Илүсә Хуҗина, Рәнис Габбазов, Илгиз Мөхетдинов, Рөстәм Насыйбуллин, Әмир Әхмәдишин һәм конкурсның яңа җиңүчеләре чыгыш ясаячак!

Югары җыр сәнгате бәйрәменә рәхим итегез!

Билетлар сатуда

Онлайн: https://kzn.kassir.ru/koncert/gbkz-im-ssaydasheva/gala-kontsert-vagapovskogo-festivalya_2019-05-15

Касса: 8 (843) 292-17-17

 

Бәйле