2 апрель Тын океан флотында диңгез пехотасының 155нче аерым бригадасында хезмәт итүче ике егет Приморье краеның Хәсән полигонында күнегүләр вакытында снаряд астында кала. Шуларның берсе – Ранис Газизов Татарстанның Актаныш районыннан.
Приморье краенда Актаныш егете Ранис Газизовның һәлак булуы турында Азатлык очраклы рәвештә социаль челтәрләрдән белде. Татарстан матбугатында бу хакта язмадылар, рәсми хәбәрләр дә булмады, ә Русия медиасында һәлак булучының исем-фамилиясе дә, каян икәнлеге дә күрсәтелмәде.
«Беренчел мәгълүматларга караганда, хәрбиләр маршруттан тайпылган, алар янына снаряд төшкән. Берсе һәлак булган, икенчесе яраланган» дип кенә яздылар.
Хәрбинең әнисенә шул ук көнне шалтыратып әйткәннәр. «2 апрель көндезге сәгать икеләрдә иремә Ранис хезмәт иткән хәрби бүлектән шалтыратып шушы хәбәрне әйткәннәр. Мин пекарняда эшлим, ирем йөгереп килеп җитте. Ышанмадым. Үзем шул номерга шалтыраттым. Үлде диделәр. Эштәге кызлар белән хәрби комиссариатка шалтыраттык. Алар әле белми иде, әмма соңрак расладылар», дип сөйләде Азатлыкка хәрбинең әнисе Рәзинә Газизова.
Тикшерүләр бара дип Ранисның җәсәден сигез көн бирми торганнар, аннары хәрбиләр аны туган авылына – Яңа Әлемгә кайтарганнар.
Нишләп болай килеп чыкканын Рәзинә ханымга улы хезмәт иткән хәрби бүлектә бераз сөйләгәннәр. «Килешенгән маршруттан тайпылганнар, атышка эләккәннәр дип әйттеләр. Үзләре гаепле дип әйтәселәре килә инде. Күнегүләр вакытында снарядлар диңгезгә төшергә тиеш булган. Бу хакта элегрәк улым үзе дә шалтыратып сөйләгәне бар иде. Диңгезгә макет куябыз, шуңа атабыз дия иде. Ул көнне башкалар аткан, ә ике егет күнегүләр барган урынга башкалар кермәсен өчен сакта торган. Өч снарядның икесе суга төшкән, берсе болар янына төшеп шартлаган», ди Рәзинә Газизова.
Ранисның исән җире калмаган. Бер кулының чугы өзелгән, аны тапмаганнар да, бер аягы өзелгән. Башына тигән. «Бабайлар мәетне юганда йөрәгенә дә тигән дип әйттеләр», диде ана кеше.
Ранис Газизов белән Сабитов фамилияле егет булган. Ранисның туганнары аны Башкортстаннан булырга мөмкин дип фаразлый. «Анда мин генә татар, «татарин» дип йөртәләр дип сөйли иде. Башкортстаннан берәү бар диде, әмма исем-фамилиясен сорашкан булмады. Кем белгән инде болай булырын», дип сөйләде Рәзинә Газизова. Хәзер алар Сабитовның үзен, йә туганнарын эзли.
Ранисның әнисе кулына Сабитовның аңлатмасы эләккән. Аның күчермәсе Азатлыкта да бар. Кайбер өлешләрен тәрҗемә итеп китерәбез.
«2 апрель «Урал» машинасында Клерка ярымутравына килдек, сәгать унберләрдә өлкән матрос Газизов белән постка килеп җиттек. Өлкән лейтенант безне аерым торучы агач янында калдырды, радиостанция тапшырды, полигонга беркемне дә кертмәскә дип инструкция бирде, 15 минут саен вазгыять турында хәбәр итәргә кушты. Көндезге өчләр тирәсендә өлкән матрос Газизов яр буенда кечкенә йортлар янына барып, анда кешеләр юк микән дип тикшерергә тәкъдим итте. Без яр буена барып җиткәч, экипировканы салдык, чөнки эссе була башлады һәм яр буйлап киттек. 15 сәгать 20 минут тирәсендә Газизов ягында шартлау яңгырады һәм мин аңымны югалттым. Ушыма килгәндә Газизов әле исән иде, мин аны йортларга таба сөйрәргә тырыштым. Бераздан калдырып, радиостанция аша оцепление җитәкчесенә хәбәр иттем. Ул фельдшер белән килде. Мине хастаханәгә алып киттеләр»
Гаскәргә Ранис үзе теләп киткән. Башта юридик техникум тәмамлаган, аннары институтта укыган. Шул ук вакытта «Чаллы-Бройлер» ширкәтендә эшләгән дә. «Аракы эчми, тәмәке тартмый иде. Укуына бер ел калган иде. Таңсылу исемле кыз белән йөрде, ул да Ранисның үлемен бик авыр кичерә. Үкенәм инде. 150 мең сумга алып калып була дип сөйлиләр иде. Әллә кредит алып шулай итеп карыйк микән дигән уйлар да булмады түгел. Ләкин үзе барам, диде. Хәрби билетсыз яхшы эшкә урнашуы авыр, иң беренче чиратта, шул хакта уйлады», ди Рәзинә Газизова.
Ана улы белән телефоннан сөйләшеп торган. Хезмәтенә әллә ни зарланмаган, ашату гына начаррак, нигездә кәбестә шулпасы дип сөйли торган булган. «Бер егет йөргән кызы белән ачуланышып, үзенә кул салуы турында сөйләгән иде. Аннан соң тикшерү килгән, ул вакытта бик әйбәт ашаттылар, тамак туйды дигәннәре истә».
Күнегүләргә соңгы тапкыр киткән булганнар. Ранисның туган ягына хезмәтен бетереп кайтырына 50 көн калган булган.
Рәзинә ханымның социаль челтәрдә: «Ике метрлы ике улым ята җир асларында, үстерсәң, үстер инде», дигән сүзләре очрады. Моннан 3,5 ел элек олы улы үзенә кул салган. «Әллә асылынды, әллә астылар. Ул да билгесез булып калды», дип уртаклашты ана. Хәзер аның буйга җиткән кызы, 10 яшьлек тагын бер улы һәм 8 яшьлек кызы бар.
Рәзинә ханым әлеге хәлдә улын гаепләп калдырырлар, җаваплылыкка тартылучылар булмас дип уйлый. «Былтыр Актаныш районының Уразай авылыннан гаскәрдә хезмәт иткән егет үлде. Аны да үзе гаепле булган дигәннәр. Бернинди түләүләр дә булмаган. Майда Раниска 22 яшь тула иде. 21 ел буена аны карап үстердек. Сау-сәламәт баланы гаскәргә җибәрдем. Әзмәвердәй ике метрлы егет иде, табутка да сыймады, көчкә бөкләп тыкканнар иде», дип сөйли Рәзинә ханым.
Азатлык чыганаклары сүзләренә караганда, Уразай егете килешү белән хезмәт иткән булган. Ул «Урал» машинасында әйләнеп, һәлак булган.
Берничә көн элек кенә Рәзинә Газизова улы хезмәт иткән хәрби бүлеккә шалтыраткан. Әлегә тикшерү тәмамланмаган дигәннәр. Азатлык Татарстан хәрби комиссариатына да телефоннан мөрәҗәгать иткән иде. Язма хат әзерләргә куштылар. «Рәсми хат белән мәкаләгезнең темасын, сорауларыгызны, элемтә өчен телефоннарыгызны җибәрегез, җавап бирергә кирәк дип тапсалар, сезне эзләп табарлар», дип кенә белдерделәр.
Тикшерү комитетының Тын океан хәрби тикшерү идарәсе җитәкчесе Николай Демидов сүзләренә караганда, 2 апрельдә Бамбурово полигонында хәрбинең һәлак булуы белән бәйле җинаять эше ачылган. Бу хакта Владивосток басмасы хәбәр итә. Тикшерү Җинаять кодексының 349.2нче маддәсе (корал, шартлаткыч һәм тирә-якка куркыныч тудыручы башка маддәләр куллану кагыйдәләрен бозып, ялгышлык нәтиҗәсендә кеше үлеменә китерү) нигезендә алып барыла. Гаепле дип танылучы биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.
7 апрель Башкортстан егете дә шулай ук Приморье краенда гаскәрдә һәлак булды. Дәүләкән районының Камчалытамак авылыннан хәрби хезмәткә алынган 21 яшьлек Валерий Степанов минага эләгеп шартлый. Әнисе сүзләренә караганда, соңгы тапкыр ул улы белән 6 апрель телефоннан аралашкан. Валерий хезмәттәше Евгений Епифанцев белән полигон сакларга җибәрелүе турында әйткән. Имеш, җирле халык аннан тимер-томыр урлый. Икенче көнне хәрби элемтәгә чыкмаган.
Степанов әнисенә полигонга ризыксыз һәм коралсыз җибәрелүе турында да сөйләгән. Аның хәрби хезмәте 55 көннән тәмамланырга тиеш булган. Командир полигонга хәрбиләрнең җибәрелүен белмәве турында әйткән.
Валерий гаиләдә бердәнбер ир-ат булган, аның әтисе биш ел элек йөрәк өянәгеннән үлгән.
Егетнең гаиләсе нишләп полигонда мина булган дип аптырый. «Валера кайнар ноктада хезмәт итмәде. Ул кизү торганда бернинди күнегүләр дә узмады. Өстәвенә күнегүләр уза торган полигонда махсус миналар урнаштырылырга тиеш, ул урынга еш кына гади кешеләр дә керә торган булган. Димәк, теләсә кем биредә һәлак булырга мөмкин иде», ди туганнары. Бу хакта change.org сайтында урнаштырылган петициядә дә әйтелә. Анда Степановның эшен гадел тикшерү таләп ителә.
«Без бүтән үз улларыбызны үтерүгә юл куймаячакбыз. Без бу хәрби бүлектәге үлемнәрдән ардык, улларыбызны һәм алардан соң хезмәт итәчәк егетләрне саклагыз. Безне ишетегез! Без һәр солдат өчен көрәшәчәкбез! Тыныч вакытта балалар үлүдән кайчан туктар» диелә саклану министрлыгы һәм аңа кагылышлы оешмаларга, вазифадагы затларга мөрәҗәгатьтә.
Петицияне 2400 кеше имзалаган.