Яр Чаллыда ике кеше һәлак була

-- irina

Узган көн Яр Чаллыда һәлакәтләрсез булмады. Биеклектән егылып төшкәннән соң ике кеше үлә. Бу хакта «Челнинские известия»хәбәр итә.

Шаһитлар 17 сәгатьтә «ашыгыч ярдәм » бригадасын чакырталар. Подъезд козырегында  өлкән яшьтәге хатын-кызны табалар.  73 яшьлек хатын-кызның гәүдәсен янгын сүндерү хезмәтенең баскычы ярдәмендә алганнар.

Шул ук йорт янында төнлә тормыш билгеләре булмаган ир-ат гәүдәсе табыла. 35 яшьлек ир кеше биеклектән егылып үлә. Әлеге ике кешенең үлү сәбәпләре ачыклана.

Фото: соцсети

Бәйле