Ата-аналар үзләренә дә репетитор яллый башлаган

-- irina

 

Балаларына өй эшен эшләргә ярдәм итү һәм алардан белем буенча артта калмас өчен, ата-аналар үзләренә репетитор яллый башлаган, дип яза «Российская газета».

Репетитор хезмәте өчен алар елына 144 мең сумга кадәр акча сарыф итә. Моны Tutor белем бирү сервисыбелгечләре исәпләп чыгарган. Әти-әниләр арасында иң популяр предмет – инглиз теле, аны репетиторлардан дәрес алучыларның 23 проценты өйрәнә. Икенче урында – рус теле (16 процент), өченчедә – математика (15 процент). Ата-аналарның күбесе балага бирелгән өй эшен үзләре дә аңлап бетермәүләре турында әйтә. Белем бирү программасы да гел үзгәреп тора бит, дигән алар. Чит телләрне өйрәнү аларга сәгатенә уртача 1,5 мең сум тора. Елына уртача алганда 96 дәрес алсалар, моның өчен 144 мең сумга якын акча түләргә кирәк була. Рус теле һәм математика укыган өчен сәгатенә бер мең сум чамасы түлиләр ди. Бала олимпиадага әзерләнсә, аның белән әти-әнисе дә укыса, сәгатенә 2 мең сум түлиләр. Баланы беренче сыйныфка әзерләү өчен дә үзләренә репетитор яллаучылар бар. Аның өчен бер сәгатькә бер мең сум түлиләр.

Фото: соцсети

Бәйле