«Си­ңа кияүгә чыкмаган булсам, бала хәсрәте күрмәгән булыр идем»

-- Лэйсирэ

Улымның югары уку йортында хокук белгеченә укучы дусты бар. Илнар исемле бу егет минем дә күңелемә хуш килде. Аз сүзле, итагатьле. Лә­кин нигәдер аның күзләреннән шулка­дәр моңсулык сир­пелә, моны кү­реп хәтта йөрәк кысылып куя.

Илнарларның гаилә­ләрендә зур фаҗига булган икән. Аның үзеннән ике яшькә кечерәк энесе юл һәлакәтендә вафат булган. Илназның бу авариядә бернинди гаебе булмаган. Югары урында эшләүче берәүнең улы югары тизлектә каршы як полосасына чы­гып, авария ясаган. Илназны җир­лә­п, өчесен, җидесен, кырыгын уз­дыр­ган­нан соң әни кеше өйлә­реннән чы­гып киткән. Баласының үлемендә ирен гаепләгән ул. Имеш, тормыш иптәше унсигез яшьлегенә Илназга машина бүләк итмәсә, фа­җига булмас иде.

Шулай итеп Илнарның әтисе Илһам өйдә япа-ялгызы калган. Олы улы Казанда югары уку йортында укый, кече улы җир куенында ята. Хатыны Ранияне эзләп табып, кире кайтуын үтенсә дә тегесе ишетергә дә теләмәгән. Сәер тоткан ул үзен Ил­һам белән. үксеп-үксеп: «Си­ңа кияүгә чыкмаган булсам, бала хәсрәте күрмәгән булыр идем», — дип елаган.

Моңа кадәр эчү белән бөтенләй мавыкмаган ир беренче тапкыр белеш­термәс хәлгә җиткәнче сыйланган. Ул төнне башында бернинди уй калмаган Илһамның. Ике атнадан Казаннан кайткан Илнар өйләрендәге шакшылыкны күреп исе киткән. Бер дә җыелмаган аш өстәле, аунап яту­чы аракы, сыра шешәлә­ре. Бозыла башлаган балык, колбаса кисәкләре. Ә бит аларның өйләрендәгә пөхтәлеккә, чисталыкка килгән кешеләрнең исләре китә торган булган. Зәвык белән төзелгән йорт, өйдәге матур җи­һаз, зур савытларда үсеп утыручы гөлләр ху­җа­бикәнең юклыгын сизеп бетерешкәннәр, моңсуланып калган кебек тоелалар. Диванда гырылдап йоклап ятучы әтисен Илнар никадәр генә уятырга тырышса да берни эшли алмый. Лыгыр исерек ир сүгенеп, икенче якка гына борылып ята. Илнар бу өйдә төнгә каласын башына да китерә алмый. Машинасына утыра да Казанга китә.

Нәкъ төгәл ике атнадан тагын кайта ул. Аны җыештырылган өйдә әтисе каршылый. Зал бүлмәсендә урнашкан кечкенә өс­тәлдә китапларның бик күп булуы Илнарның игътибарын җәлеп итә. Бөтенесе кришнаизм турында. әтисе хәзер гаудия-вай­шнавизм белән кызыксынганын аңлатырга тотына. Аның табынган Алласы Кришна белән Радха булуын горурланып сөйли. Илназның бу дөньядан китүен бик авыр кичерү­ен, инде үзе дә башын элмәккә тыгарга йөргәндә кулына «Бхагавад-гита» килеп керүен һәм үзенең беркайчан да үлмәслеген улына сеңдерергә тырыша. Бу дингә аны күптәнге танышы өндәгән икән. Мафиядә йөргән ирнең арка сөягенә ике пуля эләгеп, аңсыз егылгач, ул үзенең гәүдәсенең җирдә ятканын кырыйдан карап йө­р­гән. Бу өзек-өзек җөм­лә­ләрдән Илнарның башы ката. Намаз укучы әбисе күз алдына килә. Дини бәйрәмнәрдә әтисе, энесе һәм ул мәчеткә кереп, сәдака салалар иде. Нәрсә бу? Ничек итеп ничә буын тоткан диннән ваз кичеп була.

Илнар боларны миңа сөйләгәндә үзем дә аңсыз калдым. Хәсрәт-кайгыны да күтәрә белергә кирәк шул. Аллаһының кайгы биреп сынармын диюе, бәлки, тоткан динегезгә хыянәт итмәссезме диюдер дә.

Илнар хәзер мәчеткә йөри. Бик авыр кичерә ул әтисенең бу адымын.

Алмазия ГАТИНА. Казан.

tatyash.ru/index

Фото: пиксабай

Бәйле