Винарис Ильегет тагын бер серен ачты

-- Гузель

//Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина

Моннан бер ай элек яңа образда, яңа җыр белән чыгыш ясап, шаккаттырган җырчы Винарис Ильегет  безгә: «Хәзер сәхнәдә креатив яшьләр күп, үзгәрәсе, үсәсе килә. Шуңа күрә орбразым да, җырларым да үзгәрә», дип сөйләгән иде. Бу юлы Tatar today җырчы белән аралашып, җәйгә планнарын сораштырды. Винарис Ильегет, һәрвакыттагыча, безнең белән ачылып сөйләшеп, барлык серләрен ачып салды. 

«Җәй — күп кенә артислар өчен ял вакыты, әмма мин бу җәйдә эшләргә җыенам.  Һәр җомга саен «Йолдызлы хит-парад» белән без Идел буйлап теплоходта чыгачакбыз, концертлар, ретро-кичәләр оештырачакбыз. Сабантуйларда мин Чаллы, Минзәлә якларында чыгыш ясаячакмын. Екатеринбург Сабан туена да чакыру алдым.

Августта ял итәргә Крымга барырга уйлап торам, чөнки чит ил курортлары минем өчен түгел, үзебезнекеләрен өстенрәк күрәм. Дөресен әйткәндә, мин кыргый табигатьне бик яратам. Палаткалар корып, 3-4 көнгә чыгып китеп, ял итеп кайтабыз. Балык тотабыз, уха, шашлык пешерәбез. Бу елгы җәй дә вакыйгаларга бай булыр дип уйлыйм», дип уртаклашты Винарис Ильегет.

 

Бәйле