Шомырт агачының чәчәге дә, кайрысы да, яфрагы да шифалы. Агачның чәчәген аткан вакытта җыялар һәм күләгәле урында киптерәләр. Кайрысын да шул чорда әзерләп куярга мөмкин. Аны башта кояшта тоталар, аннары 60-70 градус җылылыктагы мичтә киптереп бетерәләр. Агачның яфрагын җәй көне җыялар.
Әзер чималның барысын да өсте ябылган савытта саклыйлар. Агачның кайрысын 3-5 ел кулланырга мөмкин. Яфрагы белән чәчәге 1 елдан дәвалау үзлекләрен югалта.
Агачның яшь ботакларыннан салдырып алынган кайры бәвелне кудыручы чара булып санала.
Ул ревматизм, бронхит, ютәл булганда файдалы. Төнәтмә ясау өчен 10 г кайрыны 1 стакан суга салалар һәм ярты сәгать кайнаталар. Сөзеп, стакан тулганчы кайнаган су өстиләр. Суынгач, көнгә 3 мәртәбә 1/3әр стакан эчәләр.
Эчке органнарда яман шеш булганда, эмаль яки пыяла савытка 2шәр аш кашыгы кипкән шомырт чәчәге һәм кайры салалар. 3 стакан кайнар су өстәп, 6-8 сәгать төнәтәләр. Сыеклык караңгы төскә керергә тиеш. Сөзеп, ашарга ярты сәгать кала, көнгә 3 мәртәбә яртышар стакан эчәләр. Төнәтмәне салкынча урында 2 тәүлеккә кадәр сакларга мөмкин.
Артрит белән авырганда 50 г шомырт кайрысын, 1 стакан аракы яки 40 процентлы спиртка салып, 14 көн караңгы урында төнәтәләр, вакыт-вакыт болгатып торалар. Сөзеп, көнгә 2 мәртәбә авырткан буынны уу өчен кулланалар.
Шомырт белән эч кипкәндә, геморрой булганда, туры эчәк ярылганда дәваланырга ярамый. Ул шулай ук йөкле хатыннарга зыянлы. Шомырт белән күп дәвалану агулануга китерергә мөмкин. Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.
* * *
Язма «Акчарлак» газетасының архив саннарыннан алынды, 07 май 2015 ел № 19