Киләсе озын-озак яллар ноябрь аенда көтелә. Бу — 2019 елның соңгы озын яллары булачак.
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, 2 ноябрьдән (шимбә) 4сенә (дүшәмбе) кадәр ял итәчәкбез.
Бу хакта Рострудның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Июнь аендагы Россия көне (12 июнь) чәршәмбегә туры килгәнлектән, рәттән яллар булмаячак.
Фото: соцсети