Укроп — кан басымын төшерә

-- irina

Язын яшел тәмләткечләрне күбрәк ашарга кирәк.

Укропта бик күп витаминнар, каротин, фолий кислотасы, тимер тозы, фосфор, кальций һәм калий бар. Ул кан тамырларын киңәйтә, кан басымын төшерә.

Петрушка – иң файдалы тәмләткеч. Аңарда кальций, магний, тимер, калий, фтор һәм фосфор бар. Йөрәк авыруларыннан җәфаланучыларга аны күбрәк ашарга кирәк.

Яшел суганда цинк, кальций, фосфор күп. Ул сөякләр өчен файдалы. Иммунитетны яхшырта, йөрәк-кан тамырларын ныгыта.

Яфраклы салат кан составын, матдә­­ләр алмашын яхшырта, нерв сис­тема­сын тынычландыра, кан басымын төшерә, организмнан начар холестеринны чыгара.

Сельдерей – сәламәтлек өчен иң кур­кы­нычсыз тәмләткеч. Анда С витами­ны, кальций тозы һәм фосфор бар. Ул мат­дә­ләр алмашын яхшырта, артык гәүдә авырлыгыннан котылырга булыша.
Фото: соцсети

Бәйле