«Безне сүгәләр, әмма…» — җырчы Ильвина кемнән ярдәм сорый?

-- Лэйсирэ

Татар эстрадасы җырчысы Ильвина, артистларны сүгү урынына, дәүләттән ярдәм булырга тиеш дип саный. Бу хактагы фикерен ул бүген “Татар-информ”да узган түгәрәк өстәлдә әйтте.

“Безне тере тавышка җырлый белмиләр дип сүгәләр. Президентыбыз да татар эстрадасы турында сүз йөрткән иде. Әмма без бернинди дә ярдәм күрмибез. Безне сүгәләр, әмма ярдәм юк”, — ди Ильвина.

Җырчы сүзләренчә, дәүләтнең артистларга ярдәм итү өчен мөмкинлеге бар.

“Үзгәреш җиле” дигән зур проект ясадылар. Безгә — Татарстанда яшәүче җырчыларга, шундый ук мөмкинлекләр бирсәләр, без дә башка милләт эстрадаларыннан ким булмас идек”, — дип фикерен белдерде Ильвина.

Фото: соцсети

Бәйле