2015 елның июлендә Омскта казарма җимерелгәннән соң исән калган, тормышның һәр минутыннан ямь табып яшәүче Рөстәм Нәбиев күптән түгел парашюттан сикергән. Һәм әлеге вакытта кичергән хис кичерешләре белән ул Instagram битендәге язылучылары белән бүлешә.
«Барысы да куркуны җиңәргә тели. Бөтен интернет мотиваторлар белән тулган: «үзеңнең куркуыңны җиң», «курку – чикләүче», «куркудан арынырга». Мин аларны күргәндә, авыр сулап кына куям. Шәхсән минем фикерем: куркуны тормыштан “бетереп атып”, аннан котылып булмый.
Әмма аның белән дуслашырга мөмкин.
⠀Бу тормышта мин ике әйбердән куркам:
- Клаустрофобия-ябык киңлекләрдән курку.
- Акрофобия-биеклектән курку.
Беренче куркуым белән мин 2015 елның 12 июлендә күзгә-күз очраштым. Казарма җимерелгәндә минем 24 хезмәттәшем үлде.
Ул чакта җимерекләр астында мин 7 сәгатьтән артык яттым. Ул вакытта мин җимерелү вакытында алынган җәрәхәтләрдән түгел, ә бәлки кысан булу сәбәпле барлыкка килгән паникадан үлә идем.
Ничек мин ул вакытта үз-үземне кулга алдым диеп сорарсыз…
⠀Мин тынычландым. Тынычландым, күзләрне йомдым һәм тыныч тавыш белән:
— Барысы да яхшы, Рөстәм. Тынычлан. Бу вакытлыча. Көт, — дидем.
⠀Бу, чыннан да, ярдәм итте. Минем исән калуым моңа мисал.
Икенче курку белән бүгенге көнгә кадәр дә көрәшәм.
Дөресен генә әйткәндә, мин ни өчен ВДВ да хезмәт итәргә сораганымны озак кына аңлый алмадым. Гомумән, парашют белән ничек сикерер идем — күз алдына да китерә алмыйм.
Әмма бу куркуымны җидәргә теләге бик зур иде.
Бу кадрларда минем икенче сикерүем.
Бу юлы куркынычрак иде, чөнки беренче сикерүдә мине нәрсә көтүен мин белми идем, икенче тапкыр барысы да башкача булды.
Иң куркынычы-сикерергә түгел, ә самолет читенә басып торырга.
Син алга атлыйсың — барысы да юкка чыга.
2015 елдан башлап мин мондый әйберне практикалый башладым.
Миңа куркыныч булган вакытта яки, мәсәлән, мин хәзер авыртачагын беләм икән, мин шунда ук инде барсы да беткән вакытны күз алдына китерәм. Мин сикерер алдыннан үземне инде җирдә дип күз алдыма китердем. Үземнең ничек шатланасымны уйладым.
Кыскасы, бары тик яхшы әйберләр турында гына уйларга тырышам. Һәм бу эшли.
Һәм шуннан чыгып, мин бер нәтиҗәгә килдем:
«Куркуны җиңәргә телисең икән, аны юк дип күз алдына китер» «- ди ул үзенең Instagram битендә.
Ләлә Маннанова тәрҗемәсе