Дүрт көндә минус 2 кило

-- irina

“Ябыгырга телим, шуңа да ике атна карабодай гына ашап торам. Бу сәламәтлеккә зыянлы түгелме? Диләрә. Арча”.

– Карабодай диетасында 3-4 көннән артык утырырга рөхсәт ителми. Күп дигәндә, аны 1 атна дәвам итәргә була. 1 ай тәнәфес ясагач, курсны кабатларга мөмкин. Шулай ук атнага 1 көн карабодай ашап торып кына бушану көне уздырырга ярый. Ә инде гел карабодайга күчкәндә, авитаминоздан тыш, күзнең күрү сәләте начарая, дерматит, эндокрин системада тайпылышлар барлыкка килүе ихтимал. Чөнки аның составында организм өчен кирәкле бөтен матдәләр юк. Моннан тыш, матдәләр алмашы бозылу куркынычы бар. Ул чагында кеше бик тиз кире тазарачак.

Дүрт көндә минус 2 кило

Беренче көн
Көнне 1 стакан яңа сыгылган кызыл чөгендер һәм кишер согы эчүдән башлыйлар. Ул организмга көч кертә, эчәк эшчәнлеген яхшырта. Башка төрле яшелчә, җиләк-җимеш соклары эчәргә, аларны бергә кушарга да мөмкин. Сокның көнлек күләме 1,5 литрдан арт­маска тиеш. Су белән яшел чәйне исә күпме эчсәң дә ярый.

Икенче көн
1,5 кг майсызландырылган эремчек, 1,5 литр 1 процентлы кефир алып, 5 тигез өлешкә бүләләр. Һәр 2,5-3 сәгать саен бер порцияне ашыйлар. Ашарга ярты сәгать кала яки соңыннан бер сәгать узгач, 1 стакан су яисә яшел чәй эчәләр.

Өченче көн
Көн дәвамында яшелчә яфракларыннан ясалган 1,5 кг салат ашыйлар. Аны зәйтүн яки җитен мае салып болгаталар.

Дүртенче көн
Беренче көндәге кебек сок эчеп торалар.
Әлеге диета ярдәмендә, дүрт көн эчендә кемдер 2 килога, кемдер тагын да ныграк ябыга. Бу кешенең организмына һәм матдәләр алмашына бәйле.
Диета саклаганда өстәмә рәвештә ванна кабул итәргә, массажга йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә киңәш ителә.

«Ашыгыч ярдәм» газетасыннан алынган киңәшләр

Фото: соцсети

Бәйле