«Казанда адекват булмаган «БМВ» шоферы инспекторларда шик тудыра»

-- irina

Исерек килеш руль артына утырган автомобиль хуҗасы Сәид Галиев урамында тоткарланган. Казан үзәгендә шәһәр буйлап тәгәрмәчләре тишелгән хәлдә хәрәкәт иткән «БМВ» шоферын тоткарлаганнар.

Бу хакта Instagramда Казан Юл-патруль хезмәте полкы рәсми аккаунтында сөйләделәр.

«Автомобиль Сәид Галиев урамындагы 6нчы йорт янында документларны тикшерү өчен юл-патруль хезмәте экипажы тарафыннан туктатылды. Чит ил машинасының ике алгы тәгәрмәченең дә тулысынча һавасы чыгарылган», — дип сөйләделәр социаль челтәрләрдә.

Машина йөртүчене, исерек килеш руль артына утыруда шикләнеп, медицина тикшерүенә җибәргәннәр, әмма ул әлеге процедурадан баш тарткан.

 

Бәйле