«Килене язганны укыган хатынның яшисе килми башлый»

-- Лэйсирэ

Иртән эшкә җыенып йөргәндә Резидәнең комод өстендә торган блокнотка күзе төште. Кичә кичке унберләр тирәсендә оныгы Шамил күтәреп йөрде бит бу аллы-гөлле килеп торган дәфтәрне. Бик соң яткыра улын килене. Сәбәбе — үзенең өйләгә кадәр йоклыйсы килә.

Резидә Шамилнең әтисе белән җиде тулуга өйдән чыгып китә ләр. Башта әнисен эшенә кертә Камил, аннан үзенең офисына элдерә. Үз тырышлыгы белән бизнесын булдырды ул, кул астында 20ләп кеше эшли. Акчага да аптырамый. Шуңа күрә аерым яшәргә мөмкинлеге бар. Ләкин Резидәнең бер дә кешесез фатирга кайтып керәсе килми шул. Төнлә курка торган гадәте дә бар. Ни әйтсәң дә беренче кат бит. Биш бүлмәле фатирда улы, килене, бер яшьлек оныгы белән гомер итеп ята Резидә. Иреннән аерылганына күп еллар инде. Завод ябылып, эшен югалткач Рөстәм бик каты эчә башлаган иде. Аннан бөтенләй туган авылына кайтып китте. Анда үзеннән шактый өлкән хатынга йортка кереп, шуның бе лән яшәп ята. Яшиләр дип, эчеп яталар бугай.

Киленгә дә ияләнеп ки лә инде ул. Дөрес, баш та читен булды. Ни әйтсәң дә чит кеше баласы бит. Шуңа күрә бернәрсәгә кысылмаска тырышты Резидә. Савыт юылмаган булса юып куйды. Идәнне дә сөртеп алды. Илле тулып узды гына бит әле.

Дөрес, сырхауханәнең лабораториясендә эшләгәч пенсия ала башлады ул, зарарлы санала анализлар тикшерү. Шимбә-якшәмбе көннәрен, җәйге ялларын авыл да уздыра Резидә. Сиксән яшьтәге әти-әнисе көтеп ала аны. Сең лесе яман шеш белән авырып, бу дөньядан киткәненә шактый еллар инде.

Ярый әле кияүгә чы гып, бала тапмаган иде Дания. Җир йөзендә бер ятим арткан булыр иде. Үкенечкә калмасын дип, бик тәрбия кыла әти-әнисен Резидә. Бер атналык итеп ашарга пешереп китә, өйләрне җыя.

Кеше әйберенә кагыла торган, кеше хатларын укый торган гадәте булмаса да нигәдер ачып карыйсы итте блокнотны Резидә. Көндәлек икән ич бу. Килене Әлмирәнең язмалары. Абау, гел Резидәне сүккән килене бу кәгазь битләрендә. Нинди ямьсез итеп — убырлы карчык икән бит ул. Аерым торырга мөмкинлек бирми. Аның рөхсәтеннән башка әллә кайчан йорт салып чыгасы Камил, селкенгәне дә юк. «Убырлы карчык» алар белән торгач, Әлмирәнең әнисе дә еш килеп йөри алмый. Ә болай һәр көнне килеп йөри алыр иде. Дөрес алар һәркөнне сәгатьләп телефоннан сөйләшәләр. Боларны укып йөрәге кага башлады Резидәнең. Борынгылар әйткән бит: «Бәхетле хатын кыз табар…» — дип.

Шулвакыт Резидәнең бүлмәсенең ишегенә шакыдылар. «Әни, машинага чыгып утыр», — диде Камил. Юк бернәрсә дә әйтмәячәк Резидә улына. Аның бу вакытта яшисе килми башлады. Әмма инде бер кызларын югалткан әти-әнисе исенә төшеп, улына күз яшьләрен күрсәтмичә, машинага чыгып утырды ул.

Алмазия Гатина. Казан.

tatyash.ru

Бәйле