Балаңны балалар бакчасына урнаштырыйм дисәң…

-- irina

КАЗАНДА ЯШӘҮЧЕ ХАТЫН-КЫЗ БАЛАНЫ БАЛАЛАР БАКЧАСЫНА УРНАШТЫРУ НИЧЕК КЫЕН БУЛУЫ ТУРЫНДА СӨЙЛИ.

Диана Шиһапова, юридик тематика буенча копирайтер блогы: Казанда баланы балалар бакчасына урнаштыру җиңел түгел.

Өч ай элек без Түбән Новгород өлкәсеннән күченеп кайттык. Мин баланы Казан балалар бакчасына урнаштыра башладым һәм җирле хакимиятнең ваемсызлыгына шаккаттым.

 

Улым тугач, без Түбән Новгород өлкәсендә яши идек. 2015 елда җирле балалар бакчасына балабызны бернинди проблемасыз урнаштырдык. 2018 елның көзендә Казанга күчәргә булдык. Казан Мәгариф идарәсенә шалтыраттым, баланы бер бакчадан икенчесенә күчерергә мөмкинме дип сорадым. Ярамый, дип җавап бирделәр – төбәкләр төрле, яңадан исәпкә басарга кирәк. Бу мине гаҗәпкә калдырды: Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы приказында РФ субъектларына бернинди бәйләнештә  юк.

Бәхәсләшмәдем, йорт янындагы балалар бакчасына “Госуслуги” аша исәпкә бастык. Февраль ахырында без Яңа Савин мәгариф бүлегенә урын бирелү-бирелмәвен белергә килдек.

“Безгә «Госуслуги» дан карагыз. Урын булгач, сезгә әйтәчәкләр. Кайчан бушый? Белмим. Көтегез.”

Март аенда без сайлаган бакчага шалтыраттым. Мөдир: «безнең бакчага исәпләмәгез дә. Бөтен төркемнәр тулы, башка балалар  бакчасы эзләгез,» — диде. Тик шул ук җавапны якындагы башка балалар бакчаларында да ишеттем.

 

Ул чакта ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгать иттем. Миңа  «бакчаларга барыгыз, сорашыгыз», — дип җавап бирделәр.  Улым, урамда барганда, балаларның ничек йөрүләрен күреп, моңсу гына: «әни, ә мин бакчага кайчан барам? Аларга шулай күңелле, ә мин берүзем » — дип сорый иде.

edu.tatar.ru сайты

Март уртасында edu.tatar.ru сайтын  таптым, шәһәрнең барлык балалар бакчалары турында мәгълүмат бар. Ул чакта улыма  4 яшьтә  9 ай иде. Йорт янында балалар бакчасына мондый  яшь тупламыйлар икән, күрше балалар бакчасында 23 кешене көтәләр икән.

Бу балалар бакчасына балалар туплагач, гаризаны шунда күчерергә буламы дип сорадым. Якынча шундый диалог булды:

— Сез бу информацияне каян алдыгыз?

— Казан шәһәре мәгариф идарәсе юнәлеш турында боерык чыгарды.

— Мин бу карарны күрмәдем, берни дә әйтә алмыйм.

— Мин сайтта күрдем,анда язылган.

 

Эксперт дәшмәде.

Мин 2-нче номерлы балалар бакчасына гариза яздым, бала анда 1 апрельдә эләгер дип ышанып. Апрель аенда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә кайчан барырга була дигән сорау белән экспертка шалтыраттым. Ул болай дип җавап бирде: «сез комплектлаштыруда катнашасыз. Сезнең яшьтәге балаларны 2-нче номерлы балалар бакчасына алмыйлар, урын бушаганны көтегез». Ни өчен без тагын нәрсә дә булса көтәргә тиешлегебезне аңламадык. Эксперт болай дип аңлатты: «2019 елның 1 ноябренә балагыз ничә булачак? 5? Димәк, сез 5-6 яшьлекләр төркеменә барасыз, ә сез сайлаган мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә бу төркемнәр комплектланган. Көтегез!»

Мин шартлар дәрәҗәгә җиттем. Әйе, башта ук безгә берни дә әйтмәделәр? Мин бит гариза яздым, ни өчен мин дөрес фикер йөрмәгәнемне  аңлатмадылар? Нинди битарафлык соң бу?!

Бераз тынычлангач, мин 3-нче номерлы балалар бакчасына гариза яздым. Тик соң булды инде, мәгариф идарәсе җитәкчесе әйткәнчә, без урыннан колак кактык.

Мин законнарны өйрәнә башладым һәм җирле хакимият органнары баланы яшәү урыныннан ерак булмаган балалар бакчасына урнаштырырга тиешлеген белдем. Бу проблема буенча суд тәҗрибәсе дә бар инде. Экспертка шикаять яздым, мәгариф бүлеге җитәкчесе исеменә балалар бакчасында урын белән тәэмин итү турында гариза яздым.

Бер атнадан гариза теркәгәннән соң,  мин Яңа Савин районының мәгариф бүлеге җитәксе белән шәхси очрашуга бардым һәм минем гаризамны карадыгызмы дип сорадым. Тегесе үзенең сәркатибенә: “андый гариза бар идеме?” – дип сорады. Сәркатип: «ә бездә җавап бирү өчен вакыт бар әле», — дип җавап бирде. Бүлек җитәкчесе аңа документ китерергә кушты. Сәркатип алып килде һәм: «әйе, алар бөтен җирдә үз шикаятьләрен җибәргәннәр инде. Идарәгә дә язганнар, монда да».

Мин сүзсез калдым. Муниципаль хезмәткәрләрдә  этика төшенчәсе юк.  Түбән Новгород өлкәсендә 10 елга якын гомеремдә мондый хәлнең булганы юк иде.

 

Яңа Савин районының мәгариф бүлеге җитәкчесе безгә көтәргә туры киләчәген әйтте. Мин аның да бернинди чаралар күрмәячәген аңладым. Чөнки «кешеләр 3 ел көтте, бакчага эләкмәде, ә Сез 2 ай эчендә урын алырга телисезме инде?” дигән сүзләр ишеттем.

 

НӘТИҖӘ

Без тагын берничә көн көттек һәм минем мөрәҗәгатьләрне карадылар. Июнь аенда балалар бакчасына йөри башлыйбыз.

Фото: prokazan.ru

http://prokazan.ru/news сайтыннан тәрҗемә ителде

Бәйле