Узган ялда әнкәйнең хәлен белергә, аны үзем пешергән тәмле бөккәннәр, ирем Рәис яшелчә саклагычтан алып кайткан әчкелтем-төчкелтем, баллы-татлы бакча нигъмәтләре белән сыйларга дип, шәһәр үзәгенә барган идек. Ишектән керүгә, әнкәйнең балтасы суга төшкән кешенекедәй мескен кыяфәтен күреп, аптырап киттек.
— Нәрсә булды, әнкәй? Күзләрең кызарган, еладыңмы әллә? — мин әйтәм. — Кем рәнҗетте? Кан басымың күтәрелмәгәндер ич, врач чакыртыйкмы әллә?
— Күрше йорттагы ахирәткәем Гөлнурны (исемнәр үзгәртелде — авт.) тагын улы кыйнаган. Бөтен тәне кара янган. Башына да китереп биргән. Шуны кызганып еладым. Дарулар эчеп, көчкә тынычландым.
— Бу юлы нәрсә бүлешә алмаганнар соң?
— Улы Альберт юньле-башлы эшләми бит. Кая урнашса, бер-ике атнадан артына тибәләр. Ә кәеф-сафа корырга ярата, әнисенең пенсиясен талап эчеп ята. Узган айда шул пенсия акчасы өчен тарткалашкан булганнар. Ул чакта да Гөлнурның йөзе-бите, беләкләре кара янган иде. Аягына да типкән хәерсез, әнисе ай буе аксап йөрде.
— Ник участковый чакыртмый соң ул? Улын унбиш тәүлеккә ябып торып, бераз акылга утыртып кайтарырлар иде ичмасам.
— Болар тавышланганнан туеп, ул чакта күршеләре полициягә чылтыраткан булган. Ана кеше, юньсез булса да, газиз улын рәшәткә артына тыгарга ризалашамыни: аптекага барганда таеп егылдым, улымның бер катнашы да юк дип, шул вәхшине яклап калган.
— Ишкән икән ишәк чумарын! Ни кыланса да, үзенә бернинди җәза бирелмәячәген белгәч, отыры явызлана барачак бит ул.
— Шулайдыр. Бу юлы, изүеннән умырып тоткан да, әнисен стенага сылаган. “Дачаны сатып, акчаның яртысын бу айда кияүгә чыгучы кызыма, калганын миңа бирмәсәң, үтерәм!” — дип янаган. Ул имансыз мәрхүм әтисеннән калган машинаны өченче ел юк бәягә кемгәдер саткан булган. Узган көздә, әнисен мәҗбүриләп, исән чакта әтисе тир түгеп казыган тирән базлы, иркен кирпеч гаражларын саттырып, акчасын әрәм-шәрәм итеп бетергән. әшнәләре белән ай буе кинәнеп эчкәннәр. “өйгә үзе ише исерек марҗалар алып кайтты, “улым” дияргә дә телем әйләнми инде шуңа. Исерек вакытта тәмам акылын җуя. Өйгә керергә куркып, кача- поса, ката-туңа күрше подъездда кунып йөрдем”, — дип Гөлнур ахирәткәем әрнеп елый-елый сөйләде.
— Гөлнур әбинең туган-тумачасы юкмыни?
— Ул алардан яклау эзләп караган инде. Элек, малае котырынганда чыгып качып, иренең сеңлесенә барып куна торган булган. Хәзер кертмиләр икән. Ник дигәндә, әнисен сыендырганнары өчен, улы аларга барып тавыш куптарган, өегезгә ут төртәм, дип янаган. “әни — ата ялганчы ул, бер сүзенә дә ышанмагыз, юри минем абруйны төшереп йөри, хатыным Галя белән аерылышуыма ул гына гаепле”, — дип сөйләгән, имеш.
— Әнкәй, җил исмичә, яфрак селкенми, диләр. Дус карчыгыңның үзендә дә бераз гаеп юк микән соң? Тик торганнан берәүгә дә китереп сукмыйлар бит инде, әллә аның теле бик озынмы? Әллә улын каһәрләп, кыйнап- сугып, рәнҗетеп үстергәнме икән? Эченә җыелган җен ачуы, кара үче хәзер тышка бәреп чыга микән әллә?
— Киресенчә, артык иркәләгән ул аны. Ире белән икесе бердәнбер улларын артык үчтекиләгәннәр дип уйлыйм.
Без сөйләшеп утырганда ишектә кыңгырау тавышы ишетелде.
— Гөлнурны чәй эчәргә чакырган идем, — диде әнкәй. — Бераз күңелен бушатып, хәл җыеп чыксын дигән идем. Сез каршы түгелдер бит, балакайлар?
Бергәләп тәмле итеп чәйләр эчкәч, залдагы йомшак диванга кереп чумдык. Рәис, сканвордлар төзи торган калын дәфтәрен култык астына кыстырып, йокы бүлмәсенә кереп китте. Безнең сүз агышы баягы авыр темага ялганып китте.
— Назыйм белән өйләнешкәч, унсигез ел балабыз булмады, — дип сүз башлады сиксән ягына чыккан Гөлнур әби. — Иремнән бигрәк, мин кайгырдым. Сау-сәламәт, ажгырып торган, эшчән, өрлек кебек ирнең нәселен корытуга сәбәпче булам бит, мин әйтәм. Аерып җибәрсә, нишләрмен, әти-әни, туган-тумача, авылдашлар күзенә ничек кайтып күренермен дип яшь түктем. Яратышып өйләнешкән идек. Бәхетемә, ирем миңа авыр сүз әйтмәде. “Борчылма, королевам! Ходайдан вәгъдә җитсә, өй тутырып бала-чага үстерербез әле. Сабырлык белән Ходайдан сорарга кирәк, бирми калмас”, — дип әйтә иде. Ул чакта күренмәгән врачыбыз, күрәзәче, өшкерүче карчык калмады. Апас районындагы танылган Барыш карчыгына да, Мамадыш районындагы Яке авылы дәвачысына да, Казанның Коры Елга бистәсендәге өшкерүче үзбәк хатынына да, хәтта Мари Илендәге бозым чыгаручы карчыкка да ярдәм сорап бардык. Алланың рәхмәте белән башта кызыбыз Альбина, ел ярымнан Альбертыбыз туды. Сөенечебезнең чиге-чамасы юк иде. Тик… Кызыбыз унсигез яше тулган көнне дуслары белән кафеда бәйрәм итәргә дип кич чыгып киткән иде, таң атканда үле гәүдәсен алып кайтып салдылар… үзебезнең урамда юл аркылы чыгучы кызыбызны күзен тондырып чапкан шофер бәрдереп киткән. Яргач, кызымның ашказаныннан бер кашык кызыл шәраб чыккан, диделәр. Гаепле шофер күзен дә йоммады, судта: “Көпчәк астына кыз үзе ташланды, лаякыл исерек иде”, — дип ялганлап сөйләде. үтерүчене шартлы рәвештә хөкем иттеләр. Хәсрәтемнән юләрләнәм дип торам. Тәүлек эчендә чигә чәчләрем агарды. Назыймны йөрәк өянәге аяктан екты.
Гөлнур әбекәйне тыңлаганда, нибары утыз бер яшендә кара гүргә кергән олы улым исемә төшеп, утлы әрнү йөрәгемне көйдереп алды, күзләремә яшь бөялде.
— Бик авыр хәсрәт кичергәнсез икән. Бала югалтудан да авыррак кайгы юклыгын беләм. Күргәнгә Ходай сабырлык бирсен, күрмәгәнгә — күрсәтмәсен, — дидем.
— Альбинам — асыл аккошым иде ул минем. Тәртипле, эшчән, сүз тыңлаучан, ярдәмчем, сердәшем иде. үзе эшләп укыды, безгә авырлык китермәде. Хәер, үскәндә Альберт та артык мәшәкать чыгармады. Урамда азып-тузып йөрмәде. Бүтән яшьтәшләреннән әлләни аерылып тормады. Һөнәр училищесын тәмамлап, армиягә китте. Аннан әдәбе бозык шыксыз марҗа ияртеп кайтты. Корсаклы хатын улымнан алты яшькә олырак иде. Галина бер тапкыр кияүгә чыгып аерылган булган инде. Олы малае детдомда үсә икән. Авыры кемнән икәнлеген Алла белсен. Мин бу никахка тешем-тырнагым белән каршы идем. Никах дип ялгыш әйттем, алар чиркәүгә бардылар…
Унике яшеннән биш вакыт намазын калдырмаган, изге Коръәнне су урынына эчүче, диндар әнкәйнең күзләре шар булды. Хәтта теле көрмәкләнде:
— Ма-малаең муенына тәре тагып йөримени? — дип көчкә әйтеп бетерде.
— Такты шул. Мәхәббәтенә тугрылык саклый, имеш. Яшь килен эшкә урнашырга уйлап та карамады. Аның каравы кәеф-сафа корып, бүтәннәр хисабына рәхәт яшәргә остарып җиткән иде. Малаемны эчәргә, миңа каршы дәшәргә, кул күтәрергә шул өйрәтте. Бергә тату яшәп булмавын аңлагач, ирем белән икәүләп хәләл хезмәт белән гомер буе җыйган акчабызга боларга өч бүлмәле фатир алып бирдек. Киленнең рәхмәте шул булды: безне анда аяк та бастырмады. Улым эчеп кайтса, милиция чакыртып, унбиш тәүлеккә яптырды. үзе хәтәр сөяркә тапты. Шуның белән улым эшләгән акчага көн-төн бәйрәм итеп яттылар. Беренче балалары гарип туды. Аны килен бала табу йортында калдырып чыкты. Икенче кызлары Рита сөяркәсе Андрейга охшаган. үзеннән туса да, бу чаклы булмас. Ата казныкы кебек озын муены, сап-сары кашлары, әрекмән колаклары, бераз бөкрәеп, сузаеп йөрүләренә тиклем — тач шуныкы. Ник телем кычыткандыр инде, үзем дә белмим, бу хакта улыма әйттем. Ә ул минем авызыма шәпләп ямады. Хатынына булган үчен миннән алды, булса кирәк. Кемдер бу фаразым хакында хатынына ирештергән.
Өйләрендә чын мәхшәр купкан. Киленем сөяркәсе белән бергәләп улымны бик каты кыйнап, урамга чыгарып аткан. Кыш уртасы иде. Күршеләре безгә хәбәр иткәч, әтисе белән барып алып кайттык. Больницага салдык, шифаханәдә дәвалап аякка бастырдык. Их, шул чакта урамда катып үлгән булса! Бер үкереп елар идем дә…
Әнкәй түзмәде:
— Ни сөйлисең, тәүбә-әстәгыфирулла диген! Газиз балаңа үлем юрап утырма. Аллага ялварып дога кыл, улыңа тәүфыйк-шәфкать сора!
— Бала түгел, бәла бит ул! үз башыңа төшмәгәнгә генә белмисең…
Бу моңсу кыйссаны гыйбрәт өчен яздым, Гөлнур әбекәйнең рөхсәте белән газета укучылар хөкеменә юллыйм.
Хәмидә ГАРИПОВА. Казан.
Фото: пиксабай