Күп катлы йортта чыккан янгынны сүндерергә машиналар керә алмый

-- irina

Казанда күп катлы йортның бер фатирында балкон яна.  Бу вакыйга бүген көндез булган.

Социаль челтәрләрдә шаһитлар вакыйга урыныннан фото һәм видео интернет челтәрләренә урнаштыралар.

Рәсемнәрдән күренгәнчә, йортның өченче катындагы балконга ут капкан. Коткаручылар килгәнче үк ул тулысынча диярлек янып беткән. Рәсемнәрдә көчле ялкын һәм кара төтен баганалары гына күренә.

Фотолардан күренгәнчә  янгын сүндерүчеләр машиналар аша керә алмый азаплана.

 

Татарстан буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Зәкиев урамындагы 37б номерлы йортта янгын чыккан.  Янгын нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк.  Янгын сәбәпләре турында хәбәр ителми.

www.business-gazeta.ru/news сайтыннан тәрҗемә ителде

Бәйле