Кычытканнан битлекләр

-- irina

Яшь кычыткан – витаминнар чыганагы. Ул яшьрәк булган саен аның составында файдалы матдәләр күбрәк. Кычыткан тирене яшәртергә, аны файдалы матдәләргә баетырга сәләтле.

Нормаль тире өчен мондый битлек ясыйлар:

1әр аш кашыгы вакланган яшь кычыткан, җылы сөт һәм 1 йомырка сарысы алалар. Кычытканны сөткә салып 10 минут тоталар. Йомырка сарысын өстәп болгаталар һәм бит, муен тиресенә сөртәләр. 20 минуттан җылы су белән юып төшерәләр.

Битлек тирене тукландыра, йомшарта.

Тире коры булганда, 1әр аш кашыгы вак­ланган кычыткан яфрагы, петрушка, 1 чәй кашыгы сөт алып болгаталар.

Катнашманы биткә сөртеп, өстенә салфетка һәм сөлге каплыйлар. 20 минуттан башта – җылы, аннары салкын су белән юып төшерәләр. Катнашма битне дымландыра, бераз агарта һәм тирене витаминнарга баета.

Сулган тире өчен. 1әр аш кашыгы вакланган кычыткан һәм бал алып болгаталар һәм бит, муен тиресенә сөртәләр. 20 минуттан салкын су белән юып төшерәләр. Катнашма битне тукландыра, дымландыра, вак җыерчыкларны бетерә.

Фото: соцсети

Бәйле